Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бозлавык тизлекне яратмый

Азнакай - Лениногорск юлында бер-берсенә каршы килгән КАМАЗ һәм җиңел машина йөртүчеләр юлның бозлавыклы булуын яхшы шәйли, шуңа да тизлекне сакларга тырышалар. Әмма җиңел машина хуҗасы берара әллә үзенә бик ышанып җибәрә, әллә юлга, кызулабрак бара башлый һәм идарәне югалта. Чыгымлаган машина каршы як юлга чыгып, килеп җитә язган КАМАЗга...

Азнакай - Лениногорск юлында бер-берсенә каршы килгән КАМАЗ һәм җиңел машина йөртүчеләр юлның бозлавыклы булуын яхшы шәйли, шуңа да тизлекне сакларга тырышалар. Әмма җиңел машина хуҗасы берара әллә үзенә бик ышанып җибәрә, әллә юлга, кызулабрак бара башлый һәм идарәне югалта. Чыгымлаган машина каршы як юлга чыгып, килеп җитә язган КАМАЗга бәрелә, әле ярый астына ук барып керми кала. Нәтиҗәдә автомашинадагы ир белән хатын тән җәрәхәтләре алалар һәм аларны тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм сырхауханәгә алып китә.

Иртәли яуган кар әнә шулай юл хәрәкәтендә аеруча кискен хәл тудырды. ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков 8 октябрь көнне генә җирлегебездә 15 авария теркәлүен әйтә. Шулай итеп, ике көндә генә 20, ә соңгы бер атна эчендә генә районыбыз территориясендә 34 юл хәрәкәте вакыйгасы була. Бәхеткә, аларда кеше гомерләре өзелми, барсы да исән-саулар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда бик сак булырга чакыра. Бигрәк тә тизлекне саклау мөһим. Машина тәгәрмәчләрен кичекмәстән кышкыларына алыштыру мәслихәт. Аннары, бик зарури булмаганда, олы юлга чыкмый торуың хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бозлавык тизлекне яратмый