Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда “Җиңү – яшьләр күзлегеннән” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Бүген районның төбәкне өйрәнү музеенда "Җиңү - яшьләр күзлегеннән" дип исемләнгән Ватан сакчылары көненә һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Ул 13 мартка кадәр дәвам итәчәк. ...Сугыш елларында районыбызга илнең төрле төбәкләреннән, бигрәк тә Украина һәм Белоруссиядән эвакуацияләнеп килүчеләр күп булды. Алар арасында укытучылар, балалар байтак иде, шунлыктан, 1нче...

Бүген районның төбәкне өйрәнү музеенда "Җиңү - яшьләр күзлегеннән" дип исемләнгән Ватан сакчылары көненә һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Ул 13 мартка кадәр дәвам итәчәк.
...Сугыш елларында районыбызга илнең төрле төбәкләреннән, бигрәк тә Украина һәм Белоруссиядән эвакуацияләнеп килүчеләр күп булды. Алар арасында укытучылар, балалар байтак иде, шунлыктан, 1нче мәктәптә рус классы ачылды. Мин дә шушы балалар белән бер сыйныфта укыдым. Дәфтәрләр юк, китап битләрендәге юллар арасындагы бушлыкка язып укыдык. Мәктәптән ерак түгел колхоз басуына эшкә немец әсирләрен китерәләр иде. Алар янәшәдән үткәндә безгә кишер сузалар. Күрәсең, үзләренең дә өйдә калган балаларын сагынганнардыр...
Бу юллар гомерен мәктәптә белем бирүгә багышлаган, 29 елын Азнакай 5нче мәктәбендә эшләп үткәргән сугыш чоры баласы Фая Фазлыева истәлекләреннән. Күргәзмә мондый истәлекләргә шактый бай. Шәһәребез һәм Актүбә бистәсе, авыл мәктәпләре иҗат иткән тарихи экспозицияләрдә сугышта катнашып илгә Җиңү алып кайткан, яу кырында батырларча һәлак булган, тылда фидакарь хезмәт куйган, бала чаклары шушы михнәтле чорга туры килгән райондашларыбыз хакында язмалар, фотосурәтләр, истәлекләр тасвирланган. Музей хезмәткәрләре әзерләгән почмакта бүгенге көндә исән сугыш ветераннары чагылдырылган. Бүгенге истәлекле чарага - күргәзмәне ачу тантанасына аларның үзләре дә чакырылган иде. Ни кызганыч, бик азлары гына килә алган шул, күпләренең сәламәтлеге мондый мөмкинлекне чикли. Ветераннар истәлекләрен яңартканда ирексездән күзләр яшьләнә. Никадәр афәтләр салды, югалтуларга дучар итте бу дәһшәтле сугыш! Әнә, мәгариф музее туплаган елъязмаларга гына күз салыйк: фронтның беренче көненнән үк укытучылар яу кырына кузгалган. Бөек Ватан сугышында катнашкан 170 мөгаллимнең 70е фронттан әйләнеп кайтмаган. Ә тылдагылар иртәнге якта укучыларга белем бирсә, төштән соң басуга, фермага, амбарларга ашыкканнар, төннәре солдатлар өчен оекбаш-бияләй бәйләп үткән...
Бөек Ватан сугышын кичкәннәрнең оныкларына әфган сугышында, башка локаль конфликтларда, хәрби бәрелешләрдә катнашып, интернациональ буычларын үтәргә туры килде. Инде бу буынның да балалары хәрби хезмәт үтә, оныклары үсеп килә. Аларның да яшь буынга җиткерер сүзләре күп.
Очрашуда чыгыш ясаган һәркем бер теләктә иде: сугышлар тарихта гына калсын да, дөньялар имин, күкләребез һәрчак аяз булсын!
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда “Җиңү – яшьләр күзлегеннән” дип исемләнгән күргәзмә ачылды