Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беркем дә, берни дә онытылмый. Мәңгелек ут эстафетасы төгәлләнде

"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге тарафыннан 25 апрель көнне шәһәребезнең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут эстафетасына старт бирелгән иде. Мәңгелек уттан факелга очкын алган яшьгвардиячеләр аның белән бу көнне авыл биләмәләренә кузгалып, беренче тукталышны Мәсгут авыл биләмәсендә ясадылар. 28 апрельдә тантана Урманайга күчте. Әнә шулай бу очкын авыл биләмәләрендәге бер һәйкәлдән...

"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге тарафыннан 25 апрель көнне шәһәребезнең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут эстафетасына старт бирелгән иде. Мәңгелек уттан факелга очкын алган яшьгвардиячеләр аның белән бу көнне авыл биләмәләренә кузгалып, беренче тукталышны Мәсгут авыл биләмәсендә ясадылар. 28 апрельдә тантана Урманайга күчте. Әнә шулай бу очкын авыл биләмәләрендәге бер һәйкәлдән икенчесенә күчеп, 4 майда Сарлыда дәвам итте һәм инде 5 майда Чубар Абдул биләмәсендә төгәлләнде. Эстафета барышында Җиңү солдатларын, тыл фидакарьләрен, сугыш чоры балаларын данлап тантаналы митинглар, очрашулар үтте, яу кырында һәлак булган батырлар һәм инде арабыздан киткән ветераннар искә алынды. "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре оештырган бу чаралар яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде. Мәктәп укучыларының ветераннар белән очрашулары аеруча истәлекле, тантаналы шартларда узды. Барсы бергәләп бу көннәрдә агачлар утырттылар, шул рәвешле, авылларда Геройлар аллеялары тагын да яшәртелде, яшелләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркем дә, берни дә онытылмый. Мәңгелек ут эстафетасы төгәлләнде