Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бердәм Россия” Азнакай балаларын чыршы янына җыйды

Күптәнге күркәм традиция буенча Яңа ел алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге нәни азнакайлыларны чыршы янына чакырды. Партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов балаларны бәйрәм белән тәбрикләде, "Бердәм Россиянең" ил, республика һәм районыбыз тарихында нинди роль уйнавы белән таныштырды. Балалар чыршы тирәли әйләнеп җырладылар,...

Күптәнге күркәм традиция буенча Яңа ел алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге нәни азнакайлыларны чыршы янына чакырды.

Партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов балаларны бәйрәм белән тәбрикләде, "Бердәм Россиянең" ил, республика һәм районыбыз тарихында нинди роль уйнавы белән таныштырды.

Балалар чыршы тирәли әйләнеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

"Бердәм Россия" Кыш бабае кунакка чакыра" акциясе кысаларында ике һәм аннан күбрәк инвалид баласы булган гаиләләр дә игътибардан читтә калмады. Районыбызда шундый сигез гаилә яши. Җирле сәяси совет исеменнән аларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” Азнакай балаларын чыршы янына җыйды