Азнакаево
  • Рус Тат
  • 31 декабрь 2013 яңалыклары

    • 31 декабрь 2013 - 09:54
      Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады
      Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Сезне якынлашып килүче Яңа - 2014 елбелән ихлас тәбриклим! Финишка якынлашканда ирешелгәннәргә йомгак ясар, нәтиҗә чыгарыр вакыт җитте. Узып баручы ел районыбыз өчен уңышлы булды. Без икътисадта, төзелештә, мәгарифтә һәм башка өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ирешеп, республикада алдынгылар сафына бастык. Торак йортлар һәм социаль объектлар төзелеше, юллар...
      432
      0
      0
    • 31 декабрь 2013 - 06:30
      Азнакайда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды
      Шушы көннәрдә чаңгы базасында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды. -Бу ярышлар мондый масштабта районда беренче тапкыр үткәрелә, - диде мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова. Анда физкультура укытучыларыннан алып мәктәп директорларына кадәр катнашты. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә 1 нче урынны -Гөлнара Авзалова (7 нче мәктәп), 2 нче урынны...
      435
      0
      0
    • 31 декабрь 2013 - 05:38
      Азнакайда чиктән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды
      Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Азнакайда чиктән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы видиоконференция рәвешендә узды. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты оештырган киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын очракларын, юл хәлакәтләрен булдырмау мәсьәләләре тикшерелде. Янгыннар кышкы бәйрәмнәрдә ике тапкырга арта. Машина йөртүчеләр исерек килеш яисә айнып бетмичә руль артына утырып, аварияләргә сәбәпче була. Азнакай...
      503
      0
      0
    • 31 декабрь 2013 - 05:06
      Азнакайга кинәт суыклар җомга төнендә киләчәк
      Республика синоптиклары хәбәр итүенчә, Азнакайда Яңа ел киче җылы булачак. Температура 2-3 градус суык. Бераз кар яварга мөмкин. 1 гыйнварьда да һава торышы артык үзгәрмиячәк. 2 се генә суыта башлаячак. Ә менә кинәт суыклар җомга һәм шимбә төннәрендә килә. Температура 25-26 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык, томан булуы ихтимал. Азнакайда...
      420
      0
      0
    • 31 декабрь 2013 - 05:05
      “Бердәм Россия” Азнакай балаларын чыршы янына җыйды
      Күптәнге күркәм традиция буенча Яңа ел алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге нәни азнакайлыларны чыршы янына чакырды. Партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов балаларны бәйрәм белән тәбрикләде, "Бердәм Россиянең" ил, республика һәм районыбыз тарихында нинди роль уйнавы белән таныштырды. Балалар чыршы тирәли әйләнеп җырладылар,...
      427
      0
      0
    • 31 декабрь 2013 - 04:46
      Полиция Кыш бабае Азнакай сабыйларына бүләкләр өләште
      Татарстанда старт алган "Полиция Кыш бабае" акциясенә кушылып, балигъ булмаганнар эше буенча инспекция һәм комиссия хезмәткәрләре социаль имин булмаган гаиләләрдәге балаларга бүләкләр өләште. Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы 12 гаиләдә кунакта булды. Район хакимияте һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән Яңа ел күчтәнәчләрен балалар бик шатланып кабул...
      478
      0
      0
    • 31 декабрь 2013 - 04:26
      Азнакай балалар китапханәсе грант отты
      Азнакай район балалар китапханәсе "Китапханә эше" номинациясе буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын отты. Әлеге акча "ЮНЭК" мәгълумати-экология клубы" проектын тормышка ашыру өчен тотылачак. Балалар китапханәсе булачак клуб бинасын ремонтлап, анда кирәкле җиһазлар, интерактив такта, микрофоннар алачак һәм массакүләм агарту эшчәнлеген җәелдерәчәк.
      453
      0
      0
    Реклама