Бер әти – йөз мөгаллимне алыштыра
Урамнан икәү атлый: әти белән улы. Әти кешенең кулында - тәмәке, 5-6 яшьлек малаенда - поп-корнлы савыт. Ул арада, ир-егет төпчеген барган җиреннән аяк астына ташлап, ботинка үкчәсе белән басып куйды. Малай да тәмле әйбердән бушаган савытны ыргытты да нәкъ әтисе кебек аягы белән таптап китте. Әле генә чип-чиста булып...
Урамнан икәү атлый: әти белән улы. Әти кешенең кулында - тәмәке, 5-6 яшьлек малаенда - поп-корнлы савыт. Ул арада, ир-егет төпчеген барган җиреннән аяк астына ташлап, ботинка үкчәсе белән басып куйды. Малай да тәмле әйбердән бушаган савытны ыргытты да нәкъ әтисе кебек аягы белән таптап китте. Әле генә чип-чиста булып яткан тротуарда алар артыннан чүп ятып калды...
Мондый күренешкә кайсыбыз гына тап булмаган, яки аны үзе кылмаган икән?! Аннары, картая төшкәч, яшьләр илтифатсыз, мәгънәсез, дип зарланган булабыз, ә балаларга үрнәкне иң әүвәл үзебез күрсәтүебез, без нинди - аларның шундый булып үсүе турында уйлап та карамыйбыз.
Әтиләрнең район советы оешуына әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, берлек үз алдына зур бурычлар куеп, матур гына эшләп китте. Узган атна ахырында районыбыз әтиләре конференциягә җыелды. Гаиләдә балалар тәрбияләүгә багышланган әлеге җитди сөйләшүдә район, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, тәрбия буенча урынбасарлар, әти-әниләр катнашты.
Конференцияне мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова ачты. Ул гаилә башлыкларының менә шулай күпләп бергә әле тәүге тапкыр җыелуларын, бу советка педагогик коллективларның да зур өметләр баглавын җиткерде, уртак эшчәнлектә уңышлар теләде.
Герберт Джорджның: "Бер әти - йөз мөгаллимне алыштыра" дигән сүзләре бик күп мәгънәне үз эченә ала. Әмма асылы татар мәкалендәгечә бер үк: "Оясында ни күрсә - очканда шул". Әйе, балаларга кечкенәдән үзебез ни сеңдерәбез, нинди тәрбия бирәбез -киләчәктә шуның җимешләрен татыйбыз. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов гаиләдә әтиләрнең ролен ассызыклап, әнә шуңа басым ясады. Аерылышуларның елдан-ел артуы да проблемага әйләнеп бара. Тулы булмаган гаиләләрдә үскән балаларга тәрбия җитмәве күпчелегенең шәхси тормышында гына түгел, тулаем җәмгыять яшәешендә чагылыш таба.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Фәндүс Камалов хезмәт коллективларында дә әтиләр советлары төзү кирәклеген әйтеп, моны мисаллар белән дә дәлилләде. Эчүчелек аркасында никадәр гаиләләр җимерелеп, сабыйлар ятим кала. Бүгенге көндә районда эчкече 27 гаиләдә 51 бала тәрбияләнә. 9 гаилә балаларга карата явызларча гамәлләр кылуы белән исәптә тора. Алардагы 23 бала нинди тәрбия күреп үсә?! 45 гаилә социаль яктан имин булмавы белән теркәлгән... Никадәр язмышлар бизмәнгә салынган.
Тетрәндергеч саннар район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Шакиров чыгышында да чагылып, сискәндерде, уйландырды: яшүсмерләр тарафыннан узган ел 13 җинаять эше кылынган. Бүгенге көнгә ПДНда учетта торучылар саны - 52, быелның 5 аенда 27 яшүсмер теркәлгән. Аларның күпчелеге исерткеч эчемлекләр кулланып, урлашып "эләккән".
-Каникуллар башланырга да санаулы көннәр генә калып килә. Җәйге чорда яшүсмерләргә аеруча игътибарлы булырга, аларны файдалы мавыктыру, нинди дә булса эш-шөгыль табу кирәк, иң мөһиме - караучысыз, контрольсез калмасыннар, - дип ассызыклады ул.
Эчерсез сөйләшүне дәвам итеп, район үзәк сырхауханәсе баш табибы эчү-тарту кебек яман гадәтләрнең яшүсмер сәламәтлегенә зыяны, "Гармония" психологик-педагогик хезмәте белгече Эльвира Хисамиева бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле турында бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
Конференция эшен йомгаклап, районның әтиләр советы рәисе Назыйф Хәсәнов, район ветераннар советы җитәкчесе Миргасим Кәримов алга бурычлар куйдылар, уртак эшчәнлекне тагын да нәтиҗәле итүдә үзләренең тәкъдим-фикерләре белән уртаклаштылар. Сүз дә юк, оешма-предприятиеләрдә әтиләр берлекләре төзү, аларга чыгып күчмә утырышлар уздыру, ир балаларга әтиләренең эш урыннарына экскурсияләр оештыру һәм тагын шундый башка максатчан чаралар барыбер үз йогынтысын ясамый калмас.
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев