Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы нефтьче Федор Рыбалкога - 90 яшь

Шушы көннәрдә озак еллар нефть тармагында эшләгән райондашыбыз Федор Рыбалко үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Таңсылу САНИЕВА Аны олуг юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов, районның хәрби коммисариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. ...Һәр...

Шушы көннәрдә озак еллар нефть тармагында эшләгән райондашыбыз Федор Рыбалко үзенең 90 яшен билгеләп үтте.

Таңсылу САНИЕВА

Аны олуг юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов, районның хәрби коммисариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.
...Һәр кешенең тормышы үзенчә төзелә. Язмыш дигән җилләр, үзеңнән дә сорап тормыйча, әллә кайларга алып китәргә мөмкин. Зур булмаган себер авылында туып-үскән Федорның да язмышы чордашларыныкы кебек сугыш еллары белән бәйле. Кечкенәдән техникага мәхәббәте уянган егет, шоферлар курсын тәмамлап, машина йөртүче булып эшли башлый. Ләкин яшьлек дәрте ташып торган Федорның уй-хыялларын дәһшәтле сугыш чәлпәрәмә китерә. 1942 елның сентябрендә аны армиягә алалар. Монда да үз һөнәренә тугры калып, шофер хезмәтен башкара: ягулык материаллары, сугыш кораллары ташый. Җиңүне Литвада каршылаган егеткә Бөек Ватан сугышы тәмамлану шатлыгына озак куанырга туры килми: Япониягә каршы сугыш игълан ителә һәм ул тагын хезмәткә озатыла. Төньяк Кореяда Федор үзенең булачак тормыш иптәшен - Марияне очрата. Бераз вакыттан соң яшь пар иңгә-иң куеп, дөнья көтә башлый.
Тиздән гаилә Мария Федоровнаның туган җире - Кубаньга күченеп кайту карарына килә. Гаилә башлыгы нефть тармагында эшли башлый. 1952 елда Ромашкино ятмалары ачылганнан соң юллама белән Федор Степанович Татарстанга нефть промыселына җибәрелә. Бораулау корылмасы дизелисты, бораулау җиһазларын ремонтлау буенча слесарь булып эшли. Азнакай аның өчен кече туган иленә әйләнә.
Вакыт үтү белән тармакка белемле, тәҗрибәле белгечләр кирәк булуы ачыклана. Нәтиҗәле эшләүчеләрне Лениногорск нефть техникумына әзерлек курсларына җибәрәләр. Алар арасында Федор Степанович та була. Укып кайтканнан соң бораулау эшләре идарәсенең әзерләү-көйләү бригадасына мастер итеп билгеләнә. Аннан соң участок механигы була. Лаеклы ялга да нефтьче шушы хезмәтеннән китә. Аның тырыш хезмәте күпсанлы медаль, грамоталар белән бәяләнгән.
Мария Федоровна белән лачындай дүрт малай - дүрт нефтьче тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар балалары һәм оныклары, оныкчыклары өчен куанып, тормышка шөкерана кылып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы нефтьче Федор Рыбалкога 90 яшь