Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 апрель 2013 яңалыклары

    • 19 апрель 2013 - 08:12
      “Маяк” газетасы шәһәрне чистартуга үз өлешен кертте
      Районыбызда санитар икеайлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды. Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартты. Санитар-экологик өмәләрдән "Маяк" газетасы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын коллектив тиз арада ялт иттереп куйды. Иртәгә, 20 апрель көнне...
      519
      0
      0
    • 19 апрель 2013 - 07:22
      Мәгариф ветераннары Әлфия Бакирова һәм Мөнҗия Шакирҗановага 90 яшь тулды
      Аларны олуг юбилее белән район җитәкчелеге, хезмәттәшләре тәбрикләде. Әлфия Исмәгыйль кызы тумышы белән Кукмара районының Мөшкәрә авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылында укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлый, читтән торып укытучылар институтында белемен күтәрә. 1950 елда аңа "Халык мәгарифе отличнигы" исеме бирелә. Мөнҗия Шакирҗанова юбилее уңаеннан Дамир...
      388
      0
      0
    • 19 апрель 2013 - 07:00
      Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы нефтьче Федор Рыбалкога - 90 яшь
      Шушы көннәрдә озак еллар нефть тармагында эшләгән райондашыбыз Федор Рыбалко үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Таңсылу САНИЕВА Аны олуг юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов, районның хәрби коммисариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. ...Һәр...
      385
      0
      0
    • 19 апрель 2013 - 06:35
      Пенсия фонды идарәсе семинар уздыра
      Пенсия фонды идарәсе белгечләр өчен укулар оештырып тора. Аларның чираттагысы 23 апрельдә 10.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә семинар рәвешендә үтәчәк. Ул 2013 елның беренче кварталы өчен отчет кабул итү һәм пенсия системасындагы үзгәрешләр мәсьәләләренә багышлана. Тулырак мәгълүматны 7-00-01 телефоны аша алырга мөмкин.
      394
      0
      0
    • 19 апрель 2013 - 06:34
      Кыскача
      20 апрельдә Азнакайда "Чиста шәһәр турында һәммәбез кайгырта" шигаре астында гомумшәһәр шимбә өмәләре уза. Яшәгән мохитебез-урамнар, ишегаллары, кварталлар, территорияләр чисталыгы өчен һәммәбез үз өлешебезне кертик, бергәләп өмәгә чыгыйк! *** «Азнакайнефть» идарәсенең утырышлар залында Азнакай муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре профсоюзларының юнәлеш бирү (координация) советы утырышы булды. Анда 1 Май -...
      319
      0
      0
    • 19 апрель 2013 - 06:30
      Актүбәдә үзешчән сәнгать смотрының гала-концерты узды
      Актүбә эшчеләр бистәсе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасындагы үзешчән сәнгать смотрының гала-концерты булды. Ул "Чиста галәм - сәламәт кеше" шигаре астында узды, ТРда экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына һәм җәен Казанда үтәсе Бөтендөнья яшьләр Универсиадасына багышланды. Программаны Зөһрә һәм Илсур Мәдьяровлар үтемле алым - тамашачы белән аралашу юлы...
      434
      0
      0
    Реклама