Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы узачак

Укучылар соңгы чирекне тәмамлап килә. Тиздән мәктәпләрдә җәйге каникуллар җиткәнен хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлар. Балаларны быел нинди каникуллар көтә соң? Яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов бу соравыбызга түбәндәгеләрне бәян итте: -Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан Азнакай муниципаль районына 11627,2 сум бүлеп бирелде. Ял лагерьларында 2784 бала җәйге...

Укучылар соңгы чирекне тәмамлап килә. Тиздән мәктәпләрдә җәйге каникуллар җиткәнен хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлар. Балаларны быел нинди каникуллар көтә соң? Яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов бу соравыбызга түбәндәгеләрне бәян итте:

-Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан Азнакай муниципаль районына 11627,2 сум бүлеп бирелде. Ял лагерьларында 2784 бала җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрер дип планлаштырыла.

Палаткалы лагерьларда 60 бала өчен туризм һәм хәрби-патриотик юнәлешләрдә 7 көнлек профильле сменалар оештырылачак.

Елдагыча "Азнакай" санаториясе балаларны кабул итәргә әзер, быел анда 375 бала сәламәтлеген ныгытыр дип көтелә.

"Каенкай" лагеры - 840, "Бөркеткәй" лагере 320 бала өчен үз ишекләрен ачачак.

"Кояшкай" ял лагерында исә 270 сәләтле һәм социаль актив баланы күңелле ял көтә.

Шулай ук җәйге каникуллар чорында 1000 баланы колачлаган көндезге 28 мәктәп яны лагеры, 200 балага исәпләнгән 12 хезмәт һәм ял лагеры да эшләячәк.

"Черноморец РЦ" оешмасы аша Кара диңгез буена 10 балага һәм 3 студентка путевка бирелде.

Район бюджетыннан 365 баланы эшкә урнаштыру өчен 500 мең сум акча биреләчәк.

Шәһәр читендәге лагерьларга путевка бәясенең, аның 85 процентын республика бюджеты каплый, 15 процентын ата-аналар күтәрә (бюджет оешмалары өчен). Коммерцияле оешмалар путевка бәясенең 42,5 процентын, ата-аналар 15 процентны түли. Оешма түләмәгән очракта, ата-аналарга 57,5 прооцентын түләргә туры киләчәк.

Сүз уңаеннан

Узган ел 52 балалар сәламәтләндерү лагеренда 4275 бала ял итте. Балигъ булмаган 800 баланы эшкә урнаштыру өчен район бюджетыннан 1,5 млн сум акча бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы узачак