Балаларга – нефтьчеләрдән бүләк
Алда - җәй айлары. Районыбызда балаларның ялын файдалы итеп оештыруга зур игътбар бирелә. Бу нисбәттән нефтьчеләрнең керткән өлешен дә бәяләп бетерерлек түгел, алар ел саен балаларга заманча лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудыра. Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә "Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" лагерьларының җәйге ялларны уздыруга...
Алда - җәй айлары. Районыбызда балаларның ялын файдалы итеп оештыруга зур игътбар бирелә. Бу нисбәттән нефтьчеләрнең керткән өлешен дә бәяләп бетерерлек түгел, алар ел саен балаларга заманча лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудыра. Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә "Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" лагерьларының җәйге ялларны уздыруга эзер булуларын, эшләрнең тулы куәтенә баруын билгеләп үтте һәм һәм "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры исеменнән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга балаларны сәламәтләндерүгә юнәлтү өчен 45 юлламага 250 мең сумлык сертификат тапшырды. Әлеге юлламалар буенча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары ял итәчәк.
Бүген кем генә дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган терроризм күренешләре турында уйламый икән? Телевизорны кабызсаң - телевизорда, радио-интернетта шул хактагы мәгълүматлар ешайганнан-ешая бара. Әлбәттә, тынычлык, илдәге тотрыклылык һәрберебез өчен мөһим. Экстремистлык, террорчылык мәсьәләсе дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелми калмады. Шәһәр һәм район буенча ФСБ бүлекчә җитәкчесе Илгиз Хәкимов үзенең чыгышында җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, эш коллективларында да профилактика эшләре алып барырга кушты.
- Җәй айларында районга чит ил гражданнары аеруча күп килә. Барыбыз да ишетеп-күреп торабыз: дөнья, илебезнең төрлек почмакларында әледән-әле террорчылык гамәлләре кылына. Безнең максат - районда мондый җинаятьләргә юл куймау. Игътибарлы, уяу һәм сизгер булырга, экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык сизелгән очракта ваемсызлык күрсәтмичә, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, - ди Илгиз Хәкимов.
Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Әле җылыту сезоны яңа тәмамланса да, Азнакай җылылык челтәре һәм "Сельхозжилсервис" предприятиеләре хезмәткәрләренең эше бер генә минутка да тынып торганы юк: котельныйлар ремонтлана, су, җылылык линияләре тикшерелә... Әмма бу өлкәдә проблемалар да юк түгел, Азнакай җылылык челтәре директоры Азат Мирмиев белдергәнчә, күпчелек су линияләре 60-70 нче елларда ук төзелгән, аларның бүген барсы да диярлек искергән.
Узган атнада безнең район территориясе рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын һәм башка экологик кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары-табигатьне саклау буенча ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тарафыннан вертолеттан күзәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов авиа-күзәтү вакытында ачыкланган кимчелекләргә тукталып, аларны чишү юлларын билгеләде.
Киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясап, авыл хуҗалыгы тармагында алып барган эшләргә, юллар торышына һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев