Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар янгынга каршы

Илебездә "Куркынычсыз ай" дип исемләнгән айлык бара. Ул 9 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Айлык барышында Азнакай шәһәре "Салават күпере" балалар бакчасында бакча мөдире А.Сөнәгатова, өлкән тәрбияче Л. Галиева җитәкчелегендә тәрбиячеләр: С. Ахунҗанова, З. Кашапова, физик культура инструкторы В. Җиһангирова хәзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Балалар янгынга каршы" темасына бик эчтәлекле...

Илебездә "Куркынычсыз ай" дип исемләнгән айлык бара. Ул 9 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Айлык барышында Азнакай шәһәре "Салават күпере" балалар бакчасында бакча мөдире А.Сөнәгатова, өлкән тәрбияче Л. Галиева җитәкчелегендә тәрбиячеләр: С. Ахунҗанова, З. Кашапова, физик культура инструкторы В. Җиһангирова хәзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Балалар янгынга каршы" темасына бик эчтәлекле КВН уздырдылар. "Нур" һәм "Чаткы" командаларына бүленгән сабыйлар үзләренең яраткан уенчыкларын "уттан коткарып" янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Яшь янгын сүндерүчеләр янгын сагы хезмәте турында шигырьләр дә сөйләделәр әле. Әлеге чарада районның янгын күзәтчелеге, ВДПО, 24 нче янгын сагы хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар жюри әгъзалары буларак, нәниләрнең белемнәренә бәя бирделәр. КВН тәмамланганнан соң, янгын куркынычсызлыгы инструкторы Р. Зәкиева балаларга янгын куркынычсызлыгы турында белешмәләр тапшырды.

Янгын күзәтчелеге бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар янгынга каршы