Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар сугыш турында укыдылар

Җиңү көненә багышлап, балалар район китапханәсе сугыш мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләр укуларны оештырды. Анда беренче тапкыр шәһәребезнең 1, 4, 6, 7, 8 нче мәктәпләре һәм гимназиядә кече сыйныфларда укучылар катнашты. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясен үткәрү инициативасы белән Самара өлкә балалар китапханәсе чыккан иде. Аннан азнакайлылар да читтә калмады. Китапханәчеләр...

Җиңү көненә багышлап, балалар район китапханәсе сугыш мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләр укуларны оештырды. Анда беренче тапкыр шәһәребезнең 1, 4, 6, 7, 8 нче мәктәпләре һәм гимназиядә кече сыйныфларда укучылар катнашты. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясен үткәрү инициативасы белән Самара өлкә балалар китапханәсе чыккан иде. Аннан азнакайлылар да читтә калмады. Китапханәчеләр укучыларга Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, сугыш салган авырлыклар турында сөйләделәр. Утлы еллар турында хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар сугыш турында укыдылар