Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балачакка кайткандай булдык

Мәлбагыш авылының Нефтьчеләр, Кооператив һәм Колхоз урамнарында яшәүчеләр өчен шушы көннәрдә бик күңелле бәйрәм үтте. Бәйрәмне Мөсәвир Кәримов белән Зөлфия Хәкимуллина гаҗәеп осталык белән оештырып, тирән мәгънәле итеп алып бардылар. Һәрберебез тәм-томнар белән килдек. Айрат Хәйдәров пылау пешерү өчен хәтта сарыгын суеп бирде. Урам бәйрәмендә сабыйлардан алып туксан яшьтән өлкәнрәкләргә...

Мәлбагыш авылының Нефтьчеләр, Кооператив һәм Колхоз урамнарында яшәүчеләр өчен шушы көннәрдә бик күңелле бәйрәм үтте. Бәйрәмне Мөсәвир Кәримов белән Зөлфия Хәкимуллина гаҗәеп осталык белән оештырып, тирән мәгънәле итеп алып бардылар.
Һәрберебез тәм-томнар белән килдек. Айрат Хәйдәров пылау пешерү өчен хәтта сарыгын суеп бирде.
Урам бәйрәмендә сабыйлардан алып туксан яшьтән өлкәнрәкләргә кадәр рәхәтләнеп күңел ачты. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, үзебезнең яшь чактагы уеннарны искә төшердек. Хәзер инде онытылып беткән "Клюк", җәядән ук ату, чыбыркы шартлату, тал агачыннан сыбызгы, курай ясау, таякны ат итеп атланып үзара ярышу кебек уеннар җыр-бию белән үрелеп барды. Иң актив катнашучылар: Әнәс Мәрданшин, Фәнзәт Исмәгыйлов, Ринат Биков бүләккә лаек булдылар.
Авылыбыз чын мәгънәсендә талантларга бай икән. Сигезенче дистәсен тутырып килүче Илгизә Дәүләтшина, Сания Хәйдәрова, Мөнәвир Хөсәенов һәм аның балалары һич тә сәхнә йолдызларыннан ким җырламады. Абрам Әюпов үзе язган шигырьләре белән авылдашларның күңелен күтәрде.
Урам бәйрәме ясалма күл буенда үтте. Авыл халкы көймәләрдә йөзеп, балык тотып та ял итте. Фәнзәт Исмәгыйловның кичке салюты үзе бер тамаша булды.
Әнә шулай шушы урамнарда туып үскән, бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәүче авылдашлар күрешеп, берничә сәгатькә генә булса да бала чакларына әйләнеп кайттылар һәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Хәниф Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балачакка кайткандай булдык