Балачакка кайткандай булдык
Мәлбагыш авылының Нефтьчеләр, Кооператив һәм Колхоз урамнарында яшәүчеләр өчен шушы көннәрдә бик күңелле бәйрәм үтте. Бәйрәмне Мөсәвир Кәримов белән Зөлфия Хәкимуллина гаҗәеп осталык белән оештырып, тирән мәгънәле итеп алып бардылар.
Һәрберебез тәм-томнар белән килдек. Айрат Хәйдәров пылау пешерү өчен хәтта сарыгын суеп бирде.
Урам бәйрәмендә сабыйлардан алып туксан яшьтән өлкәнрәкләргә...