Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның үз лимонады да булыр әле

Элек тормышыбызны кулланучылар җәмгыяте - райподан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Авылларда товар муллыгыннан райпо кибетләре киштәләре сыгылып торды, азык-төлек комбинатларында тутырма, ысланган балык, җиләк-җимеш консервлары ... эшләнде, халыктан хуҗалыктан артып калган чималны җыю оештырылды. Соңгы елларда райпо эшчәнлеге, гомумән, бөтен ил буенча тоныкланып калды: авылларда кибетләр...

Элек тормышыбызны кулланучылар җәмгыяте - райподан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Авылларда товар муллыгыннан райпо кибетләре киштәләре сыгылып торды, азык-төлек комбинатларында тутырма, ысланган балык, җиләк-җимеш консервлары ... эшләнде, халыктан хуҗалыктан артып калган чималны җыю оештырылды. Соңгы елларда райпо эшчәнлеге, гомумән, бөтен ил буенча тоныкланып калды: авылларда кибетләр ябылды, булганнарында да товар ассортименты бик ярлыланды. Узган шимбәдә ТНВ каналыннан күрсәтелгән райпо эшчәнлеге турындагы тапшыруда да сүз әнә шулар хакында барды. Әлеге уңайдан махсус киңәшмә уздырган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре белән очрашуында да райпо эшчәнлегенә игътибарны бермә-бер арттырырга чакырды. Чит ил товарлары кертү чикләнгән бүгенге чорда халыкны азык-төлек муллыгы белән тәэмин итүдә бу аеруча зур әһәмияткә ия. Инде җөмһүриятебезнең күп кенә районнарында райпо системасы бөтенләй дә юкка чыккан. Ил башлыгы азнакайлыларның әлеге өлкәдә нигездә уңышлы гына эшләп килүен ассызыклады. Әмма проблемалар да җитәрлек әле.

Шимбә көнне район советы бинасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә бу өлкә белән бәйле җитәкчеләр белән берлектә райпо системасын ныклап аякка бастыру, эшчәнлеген арттыруга багышланган киңәшмә булды. Авыр шартларга да карамастан, районыбызда райпо нигездә сакланып калды. Безнең әле авылларда райпо кибетләре эшләп килә. Азнакай итекләре үзләренең җылылыгы, уңайлыгы белән тирә-юньдә дан тота. Үзебезнең хәзерләүләр конторасы, мөгезле эре терлек сую бинасы бар. Бүгенге көндә нигездә бер-ике генә гаилә яшәүче кече авылларны райопо хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Чыгымлы булса да, райпо автолавкалар белән әлеге авылларга кирәкле азык-төлекне илтергә мөмкинлек таба.

Райпо җитәкчесе Мансур Хәйретдинов үз чыгышында кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегендә плюс һәм минусларны барлап чыкты. Безнең элеккедән үк калган зур яшелчә саклау склады, тегермәнебез бар. Азнакай халкы райпо азык комбинатында эшләнгән тутырмалар, ысланган балыкларны бик яратып ала иде. Аларның биналарын әле хәзер дә саклап калганнар. Андагы искергән җиһазларны яңартып җибәрсәң, азнакайлылар өстәленә бер дигән чиста, сыйфатлы продукция җитештерергә сәләтле әле ул. Кибетләрдәге ассортиментның ярлылыгы, җәмгыятьнең акчага кытлык кичерүе һәм башкалар бүгенге көндә райпо хезмәткәрләрен бик борчыган мәсьәлә булып тора.

Муниципаль район башлыгы райпо систамасын тулысы белән аякка бастыру, элек гамәлдә булган җитештерү төрләрен яңарту буенча барысын да эшләргә кирәклеген әйтте. Биредә тәвәккәл эшмәкәрләребез дә читтә калмас билгеле. Киләчәктә үзебезнең тегермәнебез дә булыр. Тутырмасын да үзебез җитештерербез. Азнакай лимонады да булыр, дигән тулы ышаныч бар.

Җитәкчеләр үзебезнең җирлектә җитештерелгән ит, сөт, мал тиресе, йонны... да читкә чыгармау, үзебездә эшкәртү турында ныклы сөйләшү алып бардылар. Юкса, күп кенә продукция, чималның юк кына бәядән читкә чыгып китү очраклары күп. Үзебез җитештереп, эшкәртсәк, акчасы да үз районыбызда калыр, кибет киштәләре тулып торыр, бакча, мәктәпләрдә балалар да үз җирлегебездә җитештерелгән чиста азык-төлек белән тукланыр. Халык та үз хуҗалыгыннан арткан азык-төлекне үзебезнең хәзерләүләр конторасына тапшырыр. Муниципаль район башлыгы һәрхәлдә әнә шундый шарт куйды. Ә ул сүзендә тора белә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның үз лимонады да булыр әле