Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Юлдаш” агитбригадасы – игелекле юлда

«Яхшылык эшлә» акциясе кысаларында һәм Өлкәннәр айлыгы уңаеннан район һәм шәһәр Мәдәният йортында эшләп килүче «Юлдаш» агитбригадасы Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында ял концерты оештырды. Биредә тәрбияләнүчеләр артистларга кушылып җырлап та, биеп тә күңел ачтылар. Бер мизгелгә генә булса да язмышларының кырыс җилләреннән, авырлыкларыннан арынып, тән һәм җан сызлануларын онытып...

«Яхшылык эшлә» акциясе кысаларында һәм Өлкәннәр айлыгы уңаеннан район һәм шәһәр Мәдәният йортында эшләп килүче «Юлдаш» агитбригадасы Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында ял концерты оештырды. Биредә тәрбияләнүчеләр артистларга кушылып җырлап та, биеп тә күңел ачтылар. Бер мизгелгә генә булса да язмышларының кырыс җилләреннән, авырлыкларыннан арынып, тән һәм җан сызлануларын онытып тордылар. Хәтта ике аягын югалткан Сергей Левенцев түзмәде, коляскадан төшеп тезләнеп бии башлады.

- Мондый концертлардан өлкәннәребезнең кәефләре күтәрелә, алар матур уй-хыяллар белән яши башлыйлар, - ди психолог Алсу Әмирова.

Безне зур рәхмәтләр әйтеп, тагын килегез, онытмагыз дип озатып калдылар.

Картлар һәм инвалидлар йортына Мәдәният йорты коллективы көзге муллыктан үзләре әзерләгән сый-нигъмәтләрне дә тапшырды.

Шулай ук Бүләк, Сөендек, Митрәй, Камышлы авылы өлкәннәрен дә бу көннәрдә бәйрәм белән котлап, эчтәлекле, матур концертлар белән соендерде "Юлдаш" агитбригадасы.

Һәрдаим бер-беребезгә, мохтаҗларга, өлкәннәргә яхшылыклар, изгелекләр эшләп яшәсәк иде.

Алсу Мөхәммәтҗанова, агитбригада җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Юлдаш” агитбригадасы – игелекле юлда