Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Яшьләр үзәгендә “Әби-бабамның оста куллары” фестивале узды

Борын-борыннан килгән йолаларыбыз, әби-бабайларның осталыклары барланган бу чараны Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Әби-бабамның оста куллары" дип атап, аларның оныклары игътибарын менә шушы милли байлыкларыбызга юнәлтергә булдылар. Ул районыбызда игълан ителгән өлкәннәр айлыгы кысаларында оештырылды. Талантларны ачкан бу фестиваль шулкадәр үк кызыксыну уятыр дип уйламаган да идек. Анда җирлегебездә гомер итүче 40тан...

Борын-борыннан килгән йолаларыбыз, әби-бабайларның осталыклары барланган бу чараны Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Әби-бабамның оста куллары" дип атап, аларның оныклары игътибарын менә шушы милли байлыкларыбызга юнәлтергә булдылар. Ул районыбызда игълан ителгән өлкәннәр айлыгы кысаларында оештырылды.

Талантларны ачкан бу фестиваль шулкадәр үк кызыксыну уятыр дип уйламаган да идек. Анда җирлегебездә гомер итүче 40тан артык әби-бабайлар бик теләп катнашты. Аларның берсеннән-берсе зур осталык, күңел җылысын биреп эшләнгән әйберләре яшь буында чиксез соклану уятты. Агачтан ясалган көнкүреш әйберләрен аласыңмы, мамык шәлләрне, нәкышле чигә үрнәкләрен... - болар барсы да милләтебезнең бай тарихлы, көчле рухлы, иҗади талантлы булуы хакында сөйли.

Әлбәттә, һәр эшләнмә үз бәясен алды һәм фестивальдә катнашкан һәркем диплом һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Яшьләр үзәгендә “Әбибабамның оста куллары” фестивале узды