ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның тагын 149 эшсез кешесе яңа белгечлек алган

Кулыңа югары уку йорты дипломы алып эшсез ятканчы, эшче һөнәре үзләштереп, предприятиегә урнашуның иң отышлы юл икәнлеген яшьләр инде яхшы аңлый башлады. Шушы елның 9 аенда 149 эшсез кеше мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлек алу курсларын үткән. Алар, нигездә, нефть тармагы һөнәрләрен сайлаган: бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ табу операторы,...

Кулыңа югары уку йорты дипломы алып эшсез ятканчы, эшче һөнәре үзләштереп, предприятиегә урнашуның иң отышлы юл икәнлеген яшьләр инде яхшы аңлый башлады.
Шушы елның 9 аенда 149 эшсез кеше мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлек алу курсларын үткән. Алар, нигездә, нефть тармагы һөнәрләрен сайлаган: бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ табу операторы, бораулаучы, слесарь, лаборант, машинист...
Шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең пешекче, чәчтараш, сәнәгать өлкәсенең электрчы, химик анализ лаборанты, разрядлы каравылчы, котельный операторы, стропальщик белгечлекләрен алучылар да бар.
Фото http://www.elitat.ru/?rub=40&st=4496&type=3&s=1

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайның тагын 149 эшсез кешесе яңа белгечлек алган

Нет комментариев