Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ике тулай торагында яшәүчеләрнең 2,5 млн сумга якын әҗәте җыелган

Бер танышым бик озак еллар инде тулай торакта яши. Әле беркөн очрашып сөйләшеп тордык: - Күршеләрең яхшы булса, бер яктан караганда торакта күңелле инде, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашасың, үзара киңәшләшәсең, кичләрен бер кухняга җыелып сөйләшә-сөйләшә ашарга пешерәсең. Тик хәзер бөтенләй үзгәрде. Исерекләр, тәртипсез яшәүчеләр күбәйде, "наркоман" дигән ят...

Бер танышым бик озак еллар инде тулай торакта яши. Әле беркөн очрашып сөйләшеп тордык:


- Күршеләрең яхшы булса, бер яктан караганда торакта күңелле инде, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашасың, үзара киңәшләшәсең, кичләрен бер кухняга җыелып сөйләшә-сөйләшә ашарга пешерәсең. Тик хәзер бөтенләй үзгәрде. Исерекләр, тәртипсез яшәүчеләр күбәйде, "наркоман" дигән ят сүзләр дә ишетелгәли башлады, - дип зарланып алды ул.


Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның бер төркем хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре белән берлектә Хәсәнов урамы, 4 һәм Ямашев урамы, 6 йортларда урнашкан тулай торакларда яшәүчеләр белән очрашу вакытында да шундый ук зарлану, канәгатьсезлекләрнең шаһиты булдык.


Мәгълүм булганча, узган елның октябрь аеннан әлеге тулай тораклар күпфатирлы йорт статусына кертелде һәм "Универсал" ТСЖга тапшырылды. Мондый үзгәрешнең уңай яклары күп. Ике бина да йортларга капиталь ремонт ясау программасына кертелгән һәм ул быел башкарылырга тиеш.


Биредә яшәүчеләрне ике төркемгә аерырга булыр иде: әдәпле, тәртипле һәм тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр. Торакта аракы эчеп, тәмәке тартып, бергәләп кәеф-сафа корып, "дуслашып" киткәннәр дә юк түгел. Мондый күңелле "мәҗлес"ләрнең ахыры еш кына үзара сугыш, җәнҗал белән дә тәмамлана. Шунда ук бала-чагалар да йөгереп, уйнап йөри.


- Балаларны уйнарга чыгарырга куркып торабыз. Ә баланың уйныйсы килә. Аны кысан гына бүлмәдә ничек чыгармый яткырмак кирәк. Балага тәрбия бирүдә әти-әни җаваплы. Ә менә боларны күреп үскән бала нинди тәрбия ала инде? - диләр әти-әниләр.


Куркырсың да шул, исереккә диңгез тубыктан бит аңа. Кайбер бүлмәләрдә беркая да эшләмәгән эчкечеләр яши. Аларның тораклары антисанитария халәтендә, янгын чыгу куркынычы зур.


Тулай торакта душ, кухня, юыну бүлмәләре һәммәсе уртак. Нәкъ Крылов мәсәлендәгечә: берең битараф рәвештә пычратып йөргәндә, икенчең күпме генә тырышса да чисталык булмаячак. Бердәм булып, бер-береңнең хезмәтенә хөрмәт белән караганда гына була ул чисталык.


- Кайчагында душ бүлмәләрендә искиткеч шапшаклыкны (анда күргәннәрне ак кәгазь битенә язып булмый) күреп шаклар катабыз, - ди "Универсал" торак милекчеләре ширкәте директоры Элеонора Алчина.- Беркайда да эшләмәгәч, әлбәттә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләмиләр. Нәтиҗәдә, хезмәт чыгымнары капланмый. Бу торак шартлары, хезмәт күрсәтүнең сыйфатында да чагылыш таба. Инде хәлләренә кереп дистәләгән кешене үзебезгә эшкә чакырдык. Юк, эшлиселәре килми, ә эчәргә акча табалар...


Очрашу барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчеләр белән берлектә әлеге йортларда полиция һәм башка җаваплы оешма хезмәткәрләре тарафыннан контрольне көчәйтергә, рейдлар уздырырга, тревога сигналлары бирү җайланмалары куйдырырга; буш торган ике зур залның берсеннән балалар өчен уен бүлмәсе, ә икенчесеннән торак бүлмәләре ясарга, санузел җиһазларын алыштыру максатында ике йортка да 100 әр мең, ә Ямашев урамы торак бинасы каршындагы юлны өлешчә ремонтлау өчен янә 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтергә карар кылды.

САННАР

Узган елның октябрь аеннан башлап, Хәсәнов урамы, 4 йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 млн 190 мең, Ямашев урамы, 6 йортта яшәүчеләрнең 1 млн 249 мең сум әҗәте җыелган.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның ике тулай торагында яшәүчеләрнең 2,5 млн сумга якын әҗәте җыелган