Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның иҗат күәсе бай

Апрель - ул шигърият ае. Ел саен республикабызда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрелә. Быел ул Азнакайда Әдәбият елын ачу тантанасы белән үрелде. -Районыбыз талантларга бай. Әдәбият тарихына кергән Әнәс Кари, Гариф Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, әдәбият сәхифәләрен үз тавышлары белән...

Апрель - ул шигърият ае. Ел саен республикабызда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрелә.


Быел ул Азнакайда Әдәбият елын ачу тантанасы белән үрелде.
-Районыбыз талантларга бай. Әдәбият тарихына кергән Әнәс Кари, Гариф Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, әдәбият сәхифәләрен үз тавышлары белән баетучы яшь каләм ияләре белән чын-чынлап горурланабыз. Туган ягыбыз биредә яшәп иҗат иткән Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, районыбыз кияүләре Туфан Миңнуллин, Сибгать Хәким кебек олпат әдипләрнең эзләрен дә саклый, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗов тантаналы кичәне ачып. - Бүген искиткеч бәйрәм. Ул туган телнең матурлыгын, шигъриятнең тәмен тоярга мөмкинлек бирә, иҗат әһелләрен рухи югарылыкка күтәрә.
Бәйрәмдә әдәбият, сәнгать, журналистика, иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге өлкәсендә лаеклы хезмәт куйган райондашларыбызга Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия тапшырылды. Бу премия 1997 елда булдырылган иде. Шул дәвер эчендә аны дүрт дистәгә якын язучы, сәнгать әһеле һәм иҗат коллективы алды. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә яшь шагыйрә Гөлназ Бәдретдинова, телевидение журналисты Әлфия Иксанова, «Калинушка» ветераннар ансамбле һәм мәгариф музее җитәкчесе Тәкъсимә Гарипова лаек булды (рәсемдә).
Тантанада Мәхмүт Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям ханым да катнашты. Ул Азнакайны һәрчак сагынып кайтуын, уңышларына куануын, Мәхмүт аганы онытмаганнары өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Туган ягыбызда яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әнәс Исхаков, Илдус Гыйләҗев, Марсель Гарипов, Резеда Шәрипова, «Гөлстан» әдәби берләшмәсеннән Нәсимә Фазлыева, Илмира Сәлахова, Галия Сәетшина, Арнис Абдуллин чыгышларын тамашачы бик җылы кабул итте.
«Тылсым» театр студиясе укучылары - һәр шигъри бәйрәмнең күрке. Якташ әдипләрнең иҗатын яктыртуда, халыкка җиткерүдә алар зур өлеш кертә.
«Балачак», «Лилия» коллективларының милли биюләре, Равил Галиев, Ландыш Шәрәфиева, Алсу Мөхәммәтҗанова, Марат Мозаффаров, Илназ Динмөхәммәтовның якташ шагыйрьләребез сүзләренә язылган җырлары кичәнең күркәм бизәге булды. Соңыннан зал аягүрә басып, сәхнәдән яңгыраган «Туган тел» җырына кушылды.
Әйе, азнакайлылар шигырь һәм җыр эзләп кеше кесәсенә керә торган түгел, бу бәйрәм тагын бер кат туган җиребезнең кара алтын белән бергә гаять зур, көчле рухи байлыкка да ия икәнен, туган телебезнең дәвамчылары үсеп килүен күрсәтте.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайныћ иќат књђсе бай