Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Бөркетләр” командасы - Россиядә икенче!

Әле кайчан гына районның "Соколы" командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына үткәрелгән ярышларда Идел буе федераль округы буенча абсолют җиңүче булып танылганнар иде, шушы көннәрдә Азнакайга тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: спортчыларыбыз Россиядә Татарстан данын лаеклы яклап, икенче урын алды! Спорт...

Әле кайчан гына районның "Соколы" командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына үткәрелгән ярышларда Идел буе федераль округы буенча абсолют җиңүче булып танылганнар иде, шушы көннәрдә Азнакайга тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: спортчыларыбыз Россиядә Татарстан данын лаеклы яклап, икенче урын алды!
Спорт сөючеләр өчен очрашу нәтиҗәләрен күрсәтү урынлы булыр. Азнакайлылар финал ярышларының беренче уенында ук Мәскәү шәһәре командасына каршы матчта чын ир-егетләрчә көчле характер күрсәтеп, 12:0 исәбе белән җиңгән иделәр. Соңыннан алар Түбән Кама (6:0), Владикавказ (9:0), Кострома (2:1), Чиләбе (3:0), Мордовия (7:1) командаларын да зур аерма белән тар-мар итте. Шулай итеп, финалда ике иң көчле, турнирда бер генә җиңелү ачысы да татымаган "Соколы" һәм "Приморье" (Уссурийск шәһәре) командалары көч сынашты. Уңыш көндәшләр командасына елмайса да, уенда спортчыларыбыз үзләренең чын осталыкларын күрсәтте.
- Бу җиңүебез команданыкы гына түгел. Анда ата-аналарның, җанатарларның, Боз сарае коллективының, район җитәкчелегенең дә чиксез өлешләре керде, дияр идем. Илнең иң яхшы 12 командасы арасында икенче булу - шәһәребез өчен генә түгел, республикабыз өчен дә зур горурлык, - ди команда тренеры Радик Галиев.
Агымдагы хоккей сезоны әнә шундый югары нәтиҗәләр, күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Әлбәттә бу әле җиңүләрнең соңгысы булмас, иң мөһиме безнең йөрәкләре "хоккей" дип типкән тренерларыбыз да, уенчыларыбыз да бар, димәк, алга, биеккә!
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Бөркетләр” командасы Россиядә икенче!