Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 7 нче мәктәбендә III районкүләм фәнни-эзләнү конференциясе үтте

Без инде 70 ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Җиңү яулаган ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя бара, ә менә аларның бөек батырлыгы - мәңгелек. Районыбызда уздырылып килүче күптөрле чаралар - моның ачык дәлиле. Бу уңайдан Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә "Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз" дип исемләнгән III районкүләм...

Без инде 70 ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Җиңү яулаган ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя бара, ә менә аларның бөек батырлыгы - мәңгелек.

Районыбызда уздырылып килүче күптөрле чаралар - моның ачык дәлиле. Бу уңайдан Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә "Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз" дип исемләнгән III районкүләм фәнни-эзләнү конференциясе үтте.

Укучылар үзләренең сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан сугыш чоры кешеләре - әби-бабайлары турында бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Алар презентация, видеофильмнар белән үрелеп барды. Актүбә бистәсе 2 нче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Алинә Фәхруллина, Азнакай гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Ләйсән Мәрдәншина, Азнакай 7 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Әхмәтшина беренче урынны яуладылар. 9 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Миләүшә Мәрдәншина, 7 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Гүзәл Сафуанова, 5 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Ильяс Гыйззәтуллин икенче урынга лаек булдылар. Азнакай 1 нче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Илзирә Хәйдәрова, 5 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары Ләйсән Сабирова һәм Лилия Гарифуллина, 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Фәйрүзә Әминова өченче урынга чыктылар.

Конференциянең икенче өлеше мәктәп музеенда дәвам итте. 7 нче мәктәпнең туган якны өйрәнүче берләшмә укучылары шушы мәктәптә озак еллар буе хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан укытучыларыбыз - сугыш чоры балалары турында сөйләделәр. Алар арасыннан мәктәп директоры булып эшләгән Самат Усманов һәм Хәдичә Кашапованың катнашуы бу чараны тагын да баерак һәм әһәмиятлерәк итте.

Гөлназ Шакирова,

7 нче мәктәпнең методик берләшмә җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 7 нче мәктәбендә III районкүләм фәнниэзләнү конференциясе үтте