Азнакайның 6 нчы мәктәбе 40 еллык юбилеен билгеләп узды
Бүген шәһәребездә урта белем бирүче ун мәгариф учреждениесе бар. Һәрберсенең үз тарихы, традицияләре. Күбесе Азнакай белән бергә "үскән". Районыбызның олуг юбилее елында 6 нчы урта мәктәп тә ачылуына дүрт дистә ел тулуны билгеләп узды. Шушы чор эчендә белем учагы 2 меңнән артык укучыны олы тормыш юлына очырган. Аларның күбесе мәктәпне...
Бүген шәһәребездә урта белем бирүче ун мәгариф учреждениесе бар. Һәрберсенең үз тарихы, традицияләре. Күбесе Азнакай белән бергә "үскән". Районыбызның олуг юбилее елында 6 нчы урта мәктәп тә ачылуына дүрт дистә ел тулуны билгеләп узды.
Шушы чор эчендә белем учагы 2 меңнән артык укучыны олы тормыш юлына очырган. Аларның күбесе мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаган. Бүгенге педагогик коллективның бер өлешен нәкъ менә элекке укучылары тәшкил итүе дә күп нәрсә хакында сөйли.
Алган белемнәре һәм тормыш тәҗрибәләре өчен рәхмәт әйтергә илнең төрле төбәкләренә сибелгән укучылары, ветераннар килгән иде.
Хакимият исеменнән кайнар тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов бер төркем укытучыга муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шулай ук мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасыннан да күп кенә бүләкләр бирелде.
Мәктәп тарихында Евдокия Калинина аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән чорында укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны берләштереп, коллективны шәһәрдә иң яхшылар сафына күтәрүгә ирешә. Евдокия Петровна истәлекләре белән уртаклашканда бар да шул елларга кайтып килгәндәй булды.
Шулай ук озак еллар директор булып эшләгән Наил Габдуллин да кичәнең иң кадерле кунагы иде. Аның һәр укытучыга, һәр укучыга җылы сүз таба белүен әле дә сагынып сөйлиләр.
Бар гомерләрен, көчләрен укучыларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле ветераннарны да зал көчле алкышларга күмде.
Моннан өч ел элек мәктәпкә директор итеп яшь, көч-егәре ташып торучы Алиса Шәкүрованы билгелиләр. Ул коллективка яңа сулыш өрә, мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту, заманга яраклы шәхесләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә.
- Һәр кешененең язмышы мәктәп белән бәйле. Биредә без белем алып кына чыкмыйбыз, ә кеше буларак формалашабыз. Укучыларыбыз безне "киң күңелле мәктәп" дип атыйлар. Нәкъ биредә кыенлыкларны җиңәргә өйрәткәнгә, һәрчак аңлый, хәлгә керә белә торган укытучыларына рәхмәтләрен әйтәләр. Алга таба да барчагызга да уңышлар, игелекле укучылар телим, - диде Алиса Шәкүрова.
Мәктәптә педагогларның 90 проценттан артыгы югары һәм беренче категориягә ия. Укучылар район һәм республика олимпиадаларында актив катнашалар, имтиханнарны уңышлы тапшыралар. Мәктәптә яхшы тәрбия бирү, ата-аналар белән эш, балалар үзидарәсен үстерү дә югары куелган.
Бәйрәмне Василиса Вицкая җитәкчелегендәге "Кояш балалары" вокаль ансамбле җыр-моңнары белән ямьләде. Алар чыгышын караганда һәркем үзенең бәхетле балачагына, мәктәп елларына, якты истәлекләргә уралгандыр.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев