Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 17 нче балалар бакчасы ярминкә уздырды

Табигатьнең иң матур, бәрәкәтле чоры. Бакчаларда мулдан яшелчә, җиләк-җимеш үсте, бәрәңге уңышы да шактый җыелды. Менә шушы муллыкны шәһәрдәшләребезгә дә өләшеп, Азнакайның 17 нче балалар бакчасы ярминкә уздырды. Бакча коллективы үз көчләре белән үстергән көзге уңышны әти-әниләргә, тирә-як күршеләргә, хезмәткәрләргә тәкъдим итте. Бәрәктле ярминкә һәркемне үзенә җәлеп итте, аның яныннан...

Табигатьнең иң матур, бәрәкәтле чоры. Бакчаларда мулдан яшелчә, җиләк-җимеш үсте, бәрәңге уңышы да шактый җыелды. Менә шушы муллыкны шәһәрдәшләребезгә дә өләшеп, Азнакайның 17 нче балалар бакчасы ярминкә уздырды. Бакча коллективы үз көчләре белән үстергән көзге уңышны әти-әниләргә, тирә-як күршеләргә, хезмәткәрләргә тәкъдим итте. Бәрәктле ярминкә һәркемне үзенә җәлеп итте, аның яныннан берәү дә битараф кына узып китмәде. Татар халкы киеме кигән кызлар кунакларны милли ризыклардан авыз иттерде, хәл-әхвәлләрен белеште, ихластан аралашты. Бу көнне балалар,ата-аналар белән бергә җәйге эшләргә йомгак та ясалды.
Зөлфия Аитова,
өлкән тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 17 нче балалар бакчасы ярминкә уздырды