Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Тукай микрорайонында урам бәйрәме күңелле узды

Шәһәребездә урам бәйрәмнәре гөрли. Тукай микрорайонының Манаков урамында да  ул җыр-моңга, балалар өчен уеннарга бай булды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге очрашуда катнашып, җирлегебездә барган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды, шәһәр тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

– Ел саен кварталларда республика программалары, нефтьчеләребез ярдәмендә территорияләрне асфальтлау, төзекләндерү, капиталь ремонтлау буенча зур эшләр башкарабыз. Менә тагын яңа программа – «Безнең ишек алды» проекты гамәлгә ашырыла башлады, Азнакаебыз тагын да матурланыр, ямьләнер, яшәр өчен уңайлыклар артыр, – диде ул.

Шулай ук бәйрәмдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та азнакайлыларга үз фикерләрен һәм теләкләрен җиткерде.

«Универсал-Азнакай» идарәче компания җитәкчесе Элеонора Алчина белдерүенчә, мондый бәйрәмнәр күңел ачу чарасы гына түгел, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен яхшы мөмкинлек тә. Ул район, республика җитәкчеләренә аларны чишүдә ядрәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.

Чарада оста кулларның күргәзмәләре белән танышырга һәм чәй табыны артында тәм-томнар белән сыйланырга да мөмкин иде.

Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче яшь артистлар чыгышы халыкка рухи ял булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев