Азнакайның тавыш бирү участокларында гигиена таләпләре катгый
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның тавыш бирү участокларында гигиена таләпләре катгый

Инде 25 июньнән эшчәнлек алып барган тавыш бирү участокларында санитария-гигиена таләпләре төгәл сакланып килә, ул район җитәкчеләре, эпидемиологларның да игътибар үзәгендә.

Бүген дә ишектән кергән бер кеше махсус куелган дезинфекция келәменә аягын сөртеп керә, антисептик чаралар үтә.

-Перчаткалар да бирделәр, битлек тә, - ди тавыш бирергә килгән Нәфисә Гобәйдуллина. - Температура да нормада. Үземнең сәламәт булуыма да инанып китәм менә.

518, 520 нче участокларда әнә шулай чисталык, санитария таләпләре үтәлеше беренче планда.


Нет комментариев