Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Хәтер көне” акциясенә кушылдылар

Азнакайда Мәңгелек ут мәйданында сугыш корбаннарыны истәлегенә чара узды.

Ел саен 22 июньдә якташларыбызның батырлыгы истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне үткәрелә.

Бу вакыт очраклы гына билгеләнмәгән: 1941 елның 22 июнендә 12 сәгать 15 минутта илебез хөкүмәтенең Советлар Союзына нацистик Германиянең һөҗүме турында гражданнарга мөрәҗәгате игълан ителгән. Сугыш 27 миллионнан артык совет гражданнарының гомерен өзде. Районыбыздан илебезне яклап 16 меңнән артык кеше чыгып киткән.

Быел да азнакайлылар әлеге акциягә кушылды: аны 12 сәгать 15 минутта бер минутлык тынлык белән билгеләп үттеләр. Чарада район җитәкчелеге, ветераннар, шәһәр халкы, балалар катнашты. Азнакайлылар шушы бер минутка дөньяның бар мәшәкатьләрен туктатып торып, яу кырында һәлак булганнарны искә алдылар, сугыш корбаннарының якты истәлеген яңарттылар, рухлары алдында баш иеп, батырлыкларына мәдхия белдерделәр.

Мәңгелек ут итәгенә тәкыялар, чәчәк бәйләмнәре салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев