Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар язга ничек әзерләнә?

Быел язны иртә киләр диләр. Хак та, февраль азагында ук кояш җылы нурлары белән иркәли, урамда гөрләвекләр ага. Бакчачылар өчен дә эш сезоны башлана. Азнакайлылар язга ничек әзерләнә икән? Халидә Миннегалиева: - Кыяр, помидор, борыч орлыкларын почта аша алдырам. Борычлар тишелеп чыкты инде. Аларны февральдә ук чәчәм. Помидорны март башында...

Быел язны иртә киләр диләр. Хак та, февраль азагында ук кояш җылы нурлары белән иркәли, урамда гөрләвекләр ага. Бакчачылар өчен дә эш сезоны башлана. Азнакайлылар язга ничек әзерләнә икән?

Халидә Миннегалиева:
- Кыяр, помидор, борыч орлыкларын почта аша алдырам. Борычлар тишелеп чыкты инде. Аларны февральдә ук чәчәм. Помидорны март башында гына утыртам. Аннан теплицага күчерәм. Күз карасыдай иркәләп үстерә торган 13 төп роза гөлем бар. Кар эрегәч, аларны ачам, төпләрен йомшартып, ашлыйм.
Ләлә Нуртдинова:
- Орлык ясап, аларны чәчеп-карап торырга вакытым юк, шуңа күрә вакыты җиткәч, үсентеләрне базардан сатып кына алам.
Әнүзә Кәримова:
- Помидор орлыгын ай календаре буенча чәчәм, гадәттә март башларында. Күршеләрем бик әйбәт, борыч үсентесен алар бирә. Кишер, чөгендер орлыкларын үзем ясыйм, алай ышанычлырак.
Лилия Садриева:
-Кояш булгач, күңелләр күтәренке, тизрәк кар эреп бетеп, җир ачылуын көтәм. Бакчада эшләргә бик яратам. Чәчәкләрнекен дә, яшелчәнекен дә - барлык орлыкларны үзем әзерлим. Узгаен ел чемчек бик яхшы булды. Җир җитәрлек, күп итеп суган утыртырга исәп. Көннәр болай торса, бәрәңгене дә апрельдә утыртмаек әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар язга ничек әзерләнә?