Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, суд эшләрен карау гадиләштерелә

1 июньнән Гражданлык процессуаль кодекска кайбер үзгәрешләр кертелде, ягъни берничә төр категория эшләрне карау гадиләштерелә. Бу бәясе 100 мең сумнан артып китмәгәндә акча, мөлкәтне кайтару яки милеккә хокукны тану белән бәйле эшләргә кагыла. Шулай ук җавап тотучының бурычларын раслаган документларга нигезләнгән һәм аның тарфыннан танылып та үтәлмәгән, килешү буенча бурычны...

1 июньнән Гражданлык процессуаль кодекска кайбер үзгәрешләр кертелде, ягъни берничә төр категория эшләрне карау гадиләштерелә. Бу бәясе 100 мең сумнан артып китмәгәндә акча, мөлкәтне кайтару яки милеккә хокукны тану белән бәйле эшләргә кагыла. Шулай ук җавап тотучының бурычларын раслаган документларга нигезләнгән һәм аның тарфыннан танылып та үтәлмәгән, килешү буенча бурычны раслаган документларга нигезләнгән гаризалар да шул ук тәртиптә карала.

Суд производствосын гадиләштерүнең үзенчәлеге - эшне яклардан башка гына карау. Барлык исбатлауларны һәм аңлатмаларны тапшыруга бирелгән 15 көн срок үткәннән соң, суд эшне үзе генә, утырыш беркетмәсез генә карый. Суд карары резолютив өлеш рәвешендә генә чыгарыла. Аппеляция шикаяте бирелгәндә, шулай ук резолютив өлеш алынганнан соң 5 көн эчендә яклар тарафыннан бирелгән гаризалар буенча, суд мотивацияләнгән карар чыгара. Карарның үз көченә керү срогы да үзгәртелгән: аны кабул иткәннән соң 15 көн эчендә, ягъни гомуми тәртиптәгедән ике тапкырга кыскартылган. Аппеляция инстанциясендә шикаятьләрне карау шулай ук яклардан башка гына үтә. Гадиләштерелгән тәртип суд тикшерүенә вакытны кыскарта. Әмма процессны озайту мөмкинлеге дә бар, моңа нигезләмә шулай ук Гражданлык процессуаль кодексның яңа бүлегендә каралган.

Закондагы суд приказын бирү регламентын билгеләгән өлеш тә үзгәртелгән. Суд приказын бирүгә сумма күләме буенча 500 мең сум чикләү кертелгән, приказны бирүнең яңа нигезләмәләре: торак, коммуналь хезмәтләр, телефон, ТСЖ хезмәтләре һәм җавап тотучының яшәү урыны буенча төзелеш кооперативларына түләүләр буенча бурычларны кайтару турында таләпләр күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суд эшләрен карау гадиләштерелә