Россиялеләрнең тормыш озынлыгы арта бару сәбәпле, хөкүмәт вәкилләре арасында пенсия яшен арттыру мәсьәләсе даими калка бара. Superjob.ru порталы оештырган сораштыруда катнашучылар арасында бу тәкъдимне ике куллап түгел, бер куллап хуплаучылар да бик аз.
Ир-атларга да, хатын-кызларга да лаеклы ялга чыгу яшен арттырырга кирәк, дип санаучылар бары тик 7 процентны гына тәшкил итә. Гүзәл затлар пенсиягә соңрак чыгарга тиеш, дип уйлаучыларның саны бары 2 процент кына, ә көчле затлар да лаеклы ялларын күпкә соңрак алырга тиеш диючеләр бөтенләй 1 процент кына икән. Пенсия яшен арттыруга каршы булучылар исә - 83 процент.
Сораштыручылар арасында яшьләр һәм хезмәт хаклары 45 мең сумнан артык булучылар гына пенсия яшен арттырырга кирәк, дип уйлый. Бары тик хатын-кызларга яки бары тик ир-атларга гына арттыру кирәк дип санаучылар - 35-45 мең сум хезмәт хакы алучылар. Мондый яңалыкларга исә 25-34 яшьлек кешеләр һәм түбән хезмәт хакы алучылар бөтенләй каршы.
2008 елның августында пенсия яшен арттыручыларны хуплаучылар ике тапкырга артыграк булган. Ә быел исә мондый тәкъдимне исә бик азлар гына хуплый. Алар йә бар кешегә дә, йә бары гүзәл затларга яки ир-атларга гына арттырырга кирәк, дип уйлый.
Азнакайлылар, пенсия яшен арттырырга мы?
Россиялеләрнең бары тик уннан бере генә пенсия яшен арттырырга кирәк, дип саный. Моннан сигез ел элек лаеклы ялга чыгу вакытын арттыру яклы булучылар саны ике тапкырга күбрәк булган. Ил халкының бу мәсьәләгә карата фикерен махсус сораштыру күрсәткән. Россиялеләрнең тормыш озынлыгы арта бару сәбәпле, хөкүмәт вәкилләре арасында пенсия яшен арттыру мәсьәләсе...
Россиялеләрнең бары тик уннан бере генә пенсия яшен арттырырга кирәк, дип саный. Моннан сигез ел элек лаеклы ялга чыгу вакытын арттыру яклы булучылар саны ике тапкырга күбрәк булган. Ил халкының бу мәсьәләгә карата фикерен махсус сораштыру күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев