Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, гөмбә җыям, дип адаша күрмәгез

Соңгы вакытта урманда адашучылар турында хәбәрләр ешайды. Алар арасында гөмбәчеләр дә, төрле төскә кергән агач яфраклары, табигать белән хозурланучылар да бар. Мәсәлән, Яшел Үзән районында сиксәнен түгәрәкләп килүче гөмбәче картны коткаручылар һәм урманчылар инде өч тәүлек эзлиләр, таба алмыйлар. Түбән Кама урманында адашкан урта яшьләрдәге хатын-кыз белән аның 5яшьлек баласын...

Соңгы вакытта урманда адашучылар турында хәбәрләр ешайды. Алар арасында гөмбәчеләр дә, төрле төскә кергән агач яфраклары, табигать белән хозурланучылар да бар. Мәсәлән, Яшел Үзән районында сиксәнен түгәрәкләп килүче гөмбәче картны коткаручылар һәм урманчылар инде өч тәүлек эзлиләр, таба алмыйлар. Түбән Кама урманында адашкан урта яшьләрдәге хатын-кыз белән аның 5яшьлек баласын табып алалар. Шимбә көнне коткаручыларга Тукай районындагы урманда урта яшьләрдәге дүрт кешенең югалуы турында хәбәр килә. Гөмбә шундый нәфсене кызыктыра торган әйбер инде ул. Аны эзли-эзли адашканыңны сизми дә каласың. Безнең Азнакай районында да "адаштык" дип шалтыратучылар бар икән.
- Шундый ике-өч очрак булды, - ди янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы урынбасары Алмаз Гафуров. - Бәхеткә, инде әзерләнеп урынга барган вакытта табылулары турында хәбәр иттеләр. Безнең Азнакай урманнары зур түгел. Алар кечкенә-кечкенә мәйданчыкларга бүленгән. Адашучылар иң беренче чиратта каушап калалар, аннан соң я кире борылалар, я булмаса һаман да бер урында таптаналар. Мондый очракта иң әһәмиятлесе: каушап калмаска, аек фикер йөртергә кирәк. Урман полосалары кечкенә булгач, туп-туры барсаң, барыбер урман чигенә килеп чыгасың. Моннан берничә ел элек 1936 нчы елгы әбине бик озак эзләдек. Ул бик ушлы булып чыкты, туп-туры юлын дәвам иткән һәм иртәнгә урман чигенә килеп чыккан. Гөмбәчеләргә тагын бер киңәшебез: караңгыга калмасыннар! Караңгылык бит ул үзе үк күңелдә шом тудыра. Исән-имин йөрегез, кагыйдәләрне саклагыз! Иң әһәмиятлесе, кәрәзле телефоннарыгызны онытмагыз! Адашкан очракта, туры коткаручыларның район бүлегенә - 101гә (кәрәзле телефоннан); ә өй телефоныннан 01гә шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөмбә җыям, дип адаша күрмәгез