Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, эш урынында җәрәхәт алганда нишләргә?

Эш урынында җәрәхәт алган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Эш урынында күңелсез хәл килеп чык­кан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк. Башка хезмәткәрләргә куркыныч янамый икәнлеге ачыклангач, әлеге бәхетсезлек очрагы махсус...

Эш урынында җәрәхәт алган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Эш урынында күңелсез хәл килеп чык­кан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк. Башка хезмәткәрләргә куркыныч янамый икәнлеге ачыклангач, әлеге бәхетсезлек очрагы махсус журналда билгеләнгән формада теркәлә. Бу хакта әлеге эш белән шөгыльләнүче оешмаларга, әйтик, Россия хезмәт инспекциясенә, Социаль иминиятләштерү фонды, прокуратурага хәбәр ителә. Тикшерү эше башланганчы, бәхетсезлек очрагы булган урындагы әйберләрне кузгатмау яки барысын да фотога, видеога төшереп калдыру сорала. Беренче көнне үк җәрәхәт алу турында медицина белешмәсе алу да мөһим. зыян күргән кешегә өч көн эчендә әлеге бәхетсезлек очрагы теркәлгән акт тапшырыла. Аның буенча эшкә яраксыз кешегә билгеләнгән тәртиптә иминият түләве бирелә.

Айваз Кәримов, Чаллы.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, эш урынында җәрәхәт алганда нишләргә?