Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр

Азнакайлылар иң республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешкәннәр иде. Һәм менә пәнҗешәмбе, 16 апрель көнне, "Чатыр тау" хуҗалыгында игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, күпереп җитешкән җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрделәр. - Игеннәрнең тиз арада...

Азнакайлылар иң республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешкәннәр иде. Һәм менә пәнҗешәмбе, 16 апрель көнне, "Чатыр тау" хуҗалыгында игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, күпереп җитешкән җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрделәр.

- Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмыйча минутын да әрәм итмичә эшкә керешергә кирәк. Шуңа да кояш төшеп иртәрәк җитешкән Чатыр тау итәкләрендә арпа чәчә башладык. Чәчүлек орлыкларыбыз җитәрлек һәм яхшы, уҗымнар әйбәт кышлап чыкты, механизатор егетләребез үз авылыбыздан, шуңа да тырышып, булсын дип эшлиләр, - ди хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Кәримов шундый изге гамәлгә керешер алдыннан була торган дулкынлануын яшерә алмыйча.

Авыл хуҗалагы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов хәбәр иткәнчә, һәр хуҗалыкта эш кайный, кыр эшләрендә катнашачак техника алгы сызыкка куелган. Шушы көннәрдә үк "Таллы Бүләк", "Марс", "Азнакай"АФ" хуҗалыклары, гомумән, барлык агропредприятиеләр дә язгы чәчүгә кузгалачак. Быел 63 мең гектар җирдә бөртекле, 35 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр