Азнакайлылар, балаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз!
Соңгы вакытта республикада өйдә күзәтүчесез калдырылган балаларның янгыннан зыян күрү очраклары күбәю сагаерга мәҗбүр итә. Мәсәлән, 24 сентябрьдә электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, Яр Чаллы шәһәрендәге фатирда янгын чыгып, 2009 елгы кыз бала зыян күрә. Аны өйдә үзен генә калдырган булганнар. 26 сы көнне шул ук шәһәрнең икенче бер...
Соңгы вакытта республикада өйдә күзәтүчесез калдырылган балаларның янгыннан зыян күрү очраклары күбәю сагаерга мәҗбүр итә. Мәсәлән, 24 сентябрьдә электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, Яр Чаллы шәһәрендәге фатирда янгын чыгып, 2009 елгы кыз бала зыян күрә. Аны өйдә үзен генә калдырган булганнар. 26 сы көнне шул ук шәһәрнең икенче бер фатирында янә янгын чыга. Бу юлысы инде 2009 нчы елгы малай травма ала. Өйдә үзе генә калган малай тасмалы дивар җылыткычын кабызып, диванга куя. Кухняда төтен исен сизгәч, ул йөгереп чыгып, утны сүндермәкче була, ләкин булдыра алмый һәм өйдән чыгып китә.
Әлеге һәм башка вакыйгаларны истә тотып, Азнакай янгын күзәтчелеге бүлеге "Торак - 2016" янгын-профилактика операциясе кысаларында тикшерү эшләрен көчәйтте. Шулай ук гомумбелем мәктәпләрендә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә балалар, әти-әниләр, укытучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып барыла. Игътибарлы һәм сак булыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклагыз һәм балаларны да өйрәтегез! Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге үз кулыгызда.
Азнакай янгын күзәтчелеге бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев