Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Мәйдә апа Кыямова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бу көннәрдә Мәйдә апа үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Районыбызда кертелгән матур гадәт буенча, аны гомер бәйрәме белән котларга җитәкчеләр дә килде. -Сез - күпне күргән, кичергән буын. Дәһшәтле сугыш елларында фидакарь хезмәтегез белән Җиңүне якынайткансыз, аннан соңгы ил өчен авыр чорларда да ал-ял белми колхозда эшләгәнсез, өй тутырып...

Бу көннәрдә Мәйдә апа үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Районыбызда кертелгән матур гадәт буенча, аны гомер бәйрәме белән котларга җитәкчеләр дә килде.

-Сез - күпне күргән, кичергән буын. Дәһшәтле сугыш елларында фидакарь хезмәтегез белән Җиңүне якынайткансыз, аннан соңгы ил өчен авыр чорларда да ал-ял белми колхозда эшләгәнсез, өй тутырып балалар үстергәнсез. Инде хәзер кадер-хөрмәттә, сихәтлектә, җан тынычлыгы кичереп, рәхәттә яшәгез, - дип ветеранга изге теләкләрен ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Татшуган авылында ишле гаиләдә үсә Майдә. Сугыш чорында колхозның төрле эшләренә йөри. 1951 елда Чубар Абдул егете Фәттах Кыямов белән гаилә коралар. Гомерләре авылда яшәп, шунда хезмәт куеп үтә. Аларның гаиләсендә 4 ул үсә. Иң олылары Фәнил Германиядә хәрби хезмәт үткәндә һәлак була. Фәрит Азнакайда гаиләсе белән, уллары Фәнис һәм Фаиз әниләре белән яшиләр. Әтиләре Фәттах 2002 елда вафат була.

Мәйдә апа Кыямова бүгенге тормышыннан зарланмый, һәр туган көнгә сөенеп, дөньяга иминлек-бәрәкәт теләп гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Мәйдә апа Кыямова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте