Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Алия Илаева – «Татар гүзәле»!

Азнакай кызларын юкка гына тирә-юньдә иң чибәр, иң уңган димиләр. Республикабызда читтә дә алар сынатмый, төрле бәйгеләрдә районыбыз данын югары тоталар. Якташыбыз Алия Илаева быел яз Удмуртия Республикасының "Иман" татар яшьләре берлеге уздырган "Татар кызы" бәйгесендә җиңеп чыкты. Аңа үзе кебек унике кыз белән татарча биеп, җырлап, кул эшләренә осталык...

Азнакай кызларын юкка гына тирә-юньдә иң чибәр, иң уңган димиләр. Республикабызда читтә дә алар сынатмый, төрле бәйгеләрдә районыбыз данын югары тоталар.

Якташыбыз Алия Илаева быел яз Удмуртия Республикасының "Иман" татар яшьләре берлеге уздырган "Татар кызы" бәйгесендә җиңеп чыкты. Аңа үзе кебек унике кыз белән татарча биеп, җырлап, кул эшләренә осталык сынауларын узарга туры килгән.

Алия Азнакайда чын татар гаиләсендә - әнисе Розалия һәм әтисе Гамил Илаевларның җылы канаты астында тәрбияләнеп, 4 нче мәктәптә туган телендә белем алган. Хәзер Ижау шәһәрендә медицина академияседә 4 нче курста укый.

- Безнең уку йортында татарлар күп. Башкалар безне татарча сөйләшкәнгә орышалар. Туган телемне хөрмәт итәм һәм ул миңа бәйгедә җиңү китерде, - ди кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Алия Илаева – «Татар гүзәле»!