Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Йолдызлык” йолдызлар койды

2-3 мартта Азнакайда "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры үтте. Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан барлыгы меңнән артык яшь талант катнашты. Мондый мәртәбәле бәйгенең шундый масштабта җирлегебездә үткәрелүе - зур горурлык. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышында әлеге хакта белдереп, фестивальнең яңа...

2-3 мартта Азнакайда "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры үтте. Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан барлыгы меңнән артык яшь талант катнашты.

Мондый мәртәбәле бәйгенең шундый масштабта җирлегебездә үткәрелүе - зур горурлык. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышында әлеге хакта белдереп, фестивальнең яңа талантлар ачарга, балаларга хыялларын чынга ашырырга ярдәм итүен билгеләп үтте.

Иҗади бәйге "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферанс" номинацияләрендә узды. Жюри карамагына 165 концерт номеры тәкъдим ителде.

Һәр яшь группасы буенча җиңүчеләр билгеләнде. Азнакайдан беренче урынны "Бәхет","Фантазия", "Юлдаш" (зурлар төркеме) вокаль ансамбльләре яулады. "Лилия" хореографик ансамбле, Анастасия Маркушкина, Руслан Латыйфуллин (вокал-соло) - икенче, Рания Мөбарәкшина, Ралия Фәсәхова, Данил Берсенев (конферансье), "Юлдаш" (урта төркем) вокаль ансамбле өченче урынга чыкты. Җиңүчеләр Казанда узачак суперфиналга чакырылды.

- Зона турында балалар югары һөнәри остлыкларын күрсәттеләр. Һәр номердан зур кәнәгатьлек алдык. Педагогларның, ата-аналарның тырышлыгы күренеп тора, - диде фестивальнең генераль продюссеры Дмитрий Туманов.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Йолдызлык” йолдызлар койды