Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел бөтенләй яңа рухта билгеләп үтелде

Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел бөтенләй яңа рухта билгеләп үтелде. Тантана "Азнакайнефть" идарәсенең беренче җитәкчесе (1956-1960елларда), Социалистик хезмәт герое, СССРның элеккеге нефть сәнәгате министры А.Н.Мальцев бюсты янында башланып китте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов инициативасы белән, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, агрохуҗалыклар һәм авыл биләмәләре...

Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел бөтенләй яңа рухта билгеләп үтелде. Тантана "Азнакайнефть" идарәсенең беренче җитәкчесе (1956-1960елларда), Социалистик хезмәт герое, СССРның элеккеге нефть сәнәгате министры А.Н.Мальцев бюсты янында башланып китте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов инициативасы белән, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, агрохуҗалыклар һәм авыл биләмәләре башлыклары, профсоюз лидерлары, ветераннар оешмасы рәисләре һәм азнакайлылар катнашында Геройлар аллеясындагы һәйкәлләрнең дә һәркайсына чәчәкләр куелды. Бу тантаналы мизгелләрдән соң халык Р.Ишкәев исемендәге паркка юл алды. Яз һәм хезмәт бәйрәменә җыелучыларның бер өлеше тамашаларны хозур кылса, икенчеләре биредә оештырылган спорт уеннарында, ярышларда катнашырга әзерләнеп килгән. Мәйдан уртасындагы сәхнәдән үзешчәннәребезнең җыр-моңнары агыла. Мәктәп укучыларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем күргәзмәсе дә шактый халыкны үзенә җыйган. «Азнакайнефть», бораулау эшләре, юллар төзү идарәсе һәм башка хезмәт коллективларының совет чорында оештырылган өмәләре һәм Беренче май демонстрацияләре чагылдырылган фотосурәтләр күргәзмәсе дә үткәндәге хатирәләрне яңартты.

Азнакайлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, Азнакай муниципаль районы профсоюз оешмаларының координацион совет рәисе Рәфис Хәсәнов изге теләкләрен ирештерделәр.

Стадионда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында футбол, "Азнакайнефть" идарәсе спорт залында волейбол, армрестлинг, эстафета, гер күтәрү, шахмат уеннары ярышлары кызганнан кызды. Бәйрәмгә кояшлы көннең мәрхәмәте, җылысы да өстәлеп, ул чын мәгънәсендә исеме җисеменә туры килгән халык бәйрәме булды.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел бөтенләй яңа рухта билгеләп үтелде