Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшьләрне көтәләр

Бүгенге көндә табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы белгечләре җитми. Үз районыбыз кадрларын әзерләү максатыннан "иллегә-илле" программасы булдырдык, ягъни кирәкле белгечлекләргә уку бәясенең яртысын район күтәрә. Студентлар диплом алгач, районда кимендә 5-7 ел эшләргә тиеш була. Медицина университетында 25 ләп студентыбыз укый. Икенче елга кайта башларлар дип көтәбез. Бу яктан...

Бүгенге көндә табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы белгечләре җитми. Үз районыбыз кадрларын әзерләү максатыннан "иллегә-илле" программасы булдырдык, ягъни кирәкле белгечлекләргә уку бәясенең яртысын район күтәрә.

Студентлар диплом алгач, районда кимендә 5-7 ел эшләргә тиеш була. Медицина университетында 25 ләп студентыбыз укый. Икенче елга кайта башларлар дип көтәбез. Бу яктан әти-әниләр дә безгә ярдәм итәргә тиеш дип исәплим. Мәктәптә укучыларга дөрес юнәлеш, патриотик тәрбия бирергә кирәк. Яшьләр Азнакай белән горурланырга тиеш.

Икътисадчылар, юристлар күп, барысына да эш җитми, шуңа күрә хезмәт базарында сорауга ия һөнәр сайлау мөһим. Районда шулай ук ташчы, шофер, эретеп ябыштыручы кебек эшче һөнәрләргә сорау зур. Андый кадрларны Лениногорск политехник көллияте әзерли. Җайлы булсын өчен, авылларда да механизаторлар әзерләү буенча филиаллар ачтык.

Көллият предприятиеләр белән килешү төзеп, студентлар шунда практика үтәләр, шул ук вакытта акча да эшлиләр. Авылда яшь гаиләләргә бозаулар бүләк итәбез, йорт салуда, үз эшләрен ачуда булышабыз. Азнакай матурлана, яңа парклар, фонтаннар, ял итү үзәкләре ачыла. Барысы да яшьләр өчен. Чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул дигән мәкаль бар безнең халыкта. Зур шәһәрдә дә кочак җәеп каршы алмыйлар, яшьләребезне Азнакайда көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшьләрне көтәләр