Азнакайда яшьләрне көтәләр
Бүгенге көндә табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы белгечләре җитми. Үз районыбыз кадрларын әзерләү максатыннан "иллегә-илле" программасы булдырдык, ягъни кирәкле белгечлекләргә уку бәясенең яртысын район күтәрә.
Студентлар диплом алгач, районда кимендә 5-7 ел эшләргә тиеш була. Медицина университетында 25 ләп студентыбыз укый. Икенче елга кайта башларлар дип көтәбез. Бу яктан...