Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәгән йортыбыз уңайлы, чиста, җылы булсын

Шәһәр торак фонды торышы, коммуналь хезмәтләргә түләү, гомуми йорт мәнфәгатьләре (ОДН) чыгымнары бүгенге көндә һәркемне борчый торган мәсьәләләр. Әнә шулар турында сөйләвен сорап, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек. - Расих Әхәтович, ОДН түләүләре беркемне дә битараф калдырмый? Нәрсәдән чыгып исәпләнә ул? Аны киметү чарасы бармы? -...

Шәһәр торак фонды торышы, коммуналь хезмәтләргә түләү, гомуми йорт мәнфәгатьләре (ОДН) чыгымнары бүгенге көндә һәркемне борчый торган мәсьәләләр. Әнә шулар турында сөйләвен сорап, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек.
- Расих Әхәтович, ОДН түләүләре беркемне дә битараф калдырмый? Нәрсәдән чыгып исәпләнә ул? Аны киметү чарасы бармы?
- Коммуналь хезмәтләр өчен түләү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 май карары белән расланган бина милекчеләре һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәт күрсәтү кагыйдәләре нигезендә исәпләнә. Шул карар нигезендә күпкатлы йортта яшәүче, кулланучы гомуми милектән файдаланган чыгымнар өчен дә түли. Билгеле булганча, ул ОДН дип атала. Еш кына яшәүчеләр аны җыештыручының баскыч мәйданчыкларын юу, йорт яны территориясенә су сибү яки подвалда аккан су дип аңлыйлар. ОДНның бер өлеше чыннан да шул чыгымнар, әмма чынлыкта ул кулланылганнан күбрәк чыга. ОДНның күләме күп факторларга бәйле. Аның югары булуына исә түбәндәгеләр сәбәп булып килә:
- милекчеләрнең шәхси исәп приборлары күрсәткечләрен үзвакытында бирмәве;
- күрсәткечләрне киметеп күрсәтү;
- счетчиклар эшенә законсыз тыкшынып, алдалау;
- фатирда теркәлмәгән гражданнар яшәү һәм башкалар.
Идарәче компанияләр югалтуларны ачыклау максатында төрле чаралар күрәләр, счетчик күрсәткечләрен дөрес күрсәтмәгән, теркәлмичә яшәүче гражданнарны ачыклыйлар, счетчикларны тикшерәләр.
Мәсәлән, февраль аенда гына да "Универсал" ТСЖның 26 йортында су белән тәэмин итү приборлары күрсәткечләренә контроль тикшерү уздырылды һәм фатирларда кулланылу вакыты чыккан счетчикларны алыштыру буенча 51 акт төзелде. Счетчикларны саклау һәм күрсәткечләрне алдалап бирүгә юл куймау максатында 48 фатирда антимагнитлы тасмалар куелды. "Безнең йорт" ТСЖда да 7 торак йортта шундый тикшерүләр уздырылды. Шәхси фатирларда су счетчикларын алыштыруны таләп иткән 15 акт төзелде. "Восход" ТСЖда исә 9 торак йортта вакыты чыккан приборларны алыштыру буенча 28 акт төзелде. Биредә 3 фатирда су счетчикларының бөтенләй дә эшләмәве ачыкланды. Норматив исәпләү буенча акт төзелде. "Жилсервис" ТСЖда 10 торак йортта тикшерүләр уздырылып, шәхси приборларны алыштыру буенча 53 акт төзелде. Аның 43е куллану вакыты чыккан приборлар буенча булса, 10 очракта приборлар тоткарланып эшләгән өчен.
Февраль аенда дүрт торак йортка 84 500 сумлык 130 счетчик куелды. ОДН югары исәпләнү сәбәпле, әлеге өстәмә счетчиклар су югалтуга контрольлек итү максатында кулланылачак. "28 нче Квартал" ТСЖ йортларында контроль тикшерүләр вакытында тупас кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Хәсәнов урамы, 18 йортта урнашкан фатирларның берсендә салкын суга счетчик күрсәткечен 332 куб м. га кадәр киметеп күрсәткәннәр. Киредән санау өчен (кабаттан исәпләү 11 мең сумга кадәр) акт төзелде. Шундый ук хәл Хәсәнов урамы, 22 йортта урнашкан бер фатирда да кабатлана. Биредә салкын суны 262 куб.м.га кадәр киметеп күрсәткәннәр. Барлык йортларда да ОДН исәпләүләре 20 процентка артык.
Узган 2014 елда гомумйорт су исәпләү приборлары куелган 289 йортта икешәр тапкыр контроль тикшерүләр уздырылды. Тикшерү вакытында 1483 акт төзелде. Аның 212 очрагында тупас рәвештә кагыйдәләр бозу очрагы (счетчик эшләми; пломба алып ташланган; счетчик пыяласы ватылган; счетчик ватык; магнит куелган; счетчикка кадәр үк тоташу; кысу; күрсәткечләрне киметеп бирү) күзәтелә. Суны контрольгә алу һәм су югалтуга юл куймау максатында идарәчел компанияләр 611 салкын һәм 203 кайнар су счетчиклары куйдылар.
- Торак - коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләнәме соң?
- Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты күп очракта аның өчен үзвакытында һәм тиешле күләмдә түләүгә бәйле. Чөнки ресурслар белән тәэмин итүче предприятие төрле чыгымнар тота. Бу ягулык, электр энергиясе, ремонт өчен материаллар сатып алу, салым, хезмәткәрләргә эш хакы түләү һәм башка бик күп чыгымнар. Алар үткәргечләрнең ничек урнашуы, транспортлау, суны кайдан алу һәм кайда кадәр сузу, кулланучыларның санына да бәйле. Барлык ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр дә экономик дәлилләнгән тарифлар куйган, төрле экспертиза-тикшерүләр уздырылып тора, килешүләр төзелә. Азнакай районында тарифлар республика буенча уртача күрсәткечләрдә бара. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә әҗәтләр бар. Ул гомумән алганда, 98,2 процент тәшкил итә. Агымдагы елның гыйнвар аенда исә 93 проценты гына түләнгән.
- Торак йортлар турында сөйләгәндә, бу елда капиталь ремонт программасына да тукталып үтсәгез иде.
- Федераль закон чикләрендә һәм адреслы муниципаль программа нигезендә 2015 елда районда 29 йортта 87 млн 403 мең сум күләмендә капиталь ремонт уздыру планлаштырылган. Шул исәптән Азнакай районында 21 йортка - 70,6 млн сум; Актүбә бистәсендә 7 йортка - 16,1 млн сум, авыл җирлекләрендә (Балтач авылында) 1 йорт - 669 мең сумга. Бу максатта подрядчы оешмалар: 14 төзелеш предприятиесе сайланып алынды. Алар арасында "Спецстроймонтаж", "ЖилЭнергоСервис», «Гарант», «Инженерлык челтәре», «Азнакай ПМК» сы, «РСО», «Жилкомсервис», «Стройремсервис», «Стройстандарт», «Сельхозжилсервис» МУП, «Азимутстрой», «Азнакай инженерлык челтәре», «СМУ», «Универсал-Строй» бар. Бүгенге көндә инде 7 йортның фасадларын ремонтлау эшләре башланып китте. Болгар урамы, 28 нче йортта су белән тәэмин итү; Шәйхетдинов урамы, 5 нче йортта электр белән тәэмин итү; Солтангалиев урамы, 24 нче йортта эчке инженерлык челтәре һәм су белән тәэмин итү системасына ремонт бара.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшәгән йортыбыз уңайлы, чиста, җылы булсын