Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда янгынга каршы темага балалар иҗатына бәйге узды

Балаларның шаяруы аркасында янгыннарны булдырмау профилактикасы, нәниләрдә ут чыганакларына карата дөрес фикерләү тудыру максатында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ВДПОның Азнакай участогы тарафыннан янгынга каршы темага балалар иҗатына бәйге игълан ителгән иде. Комиссия адресына 309 эш: 251 рәсем, 23 техник эш; 35 декоратив-кулланма әйберләр килде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов...

Балаларның шаяруы аркасында янгыннарны булдырмау профилактикасы, нәниләрдә ут чыганакларына карата дөрес фикерләү тудыру максатында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ВДПОның Азнакай участогы тарафыннан янгынга каршы темага балалар иҗатына бәйге игълан ителгән иде. Комиссия адресына 309 эш: 251 рәсем, 23 техник эш; 35 декоратив-кулланма әйберләр килде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов һәм ВДПО инструкторы Рәйлә Зәкиева катнашында бәйгегә йомгак ясалды. "Кыңгырау" балалар бакчасында җиңүчеләргә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды. "Иң яхшы рәсем" бәйгесендә Азнакайдагы 3нче балалар бакчасыннан Радмир Йосыпов - беренче; Әсәй балалар бакчасының коллектив эше - икенче; Азнакай 15 нче балалар бакчасыннан Ринат Гыйльманов - өченче урынны алды. Техник иҗат бәйгесендә исә призлы урыннарны Мәнәвез балалар бакчасы коллективы (беренче); Балтач балалар бакчасыннан Радмир Шакиров (икенче), Азнакайдагы 17 нче бакчадан Алина Хөҗҗәтова (өченче) бүлештеләр. Декоратив-кулланма эшләр арасында исә "Кыңгырау" бакчасыннан Мөнир Шакиров, Актүбә бистәсендәге 6 нчы бакчадан Риана Бәзгытдинова, Мәлбагыш авылы "Тамчы" бакчасыннан Илназ Сөләйманов призлы урыннарга ия булдылар. Бәйгедә катнашучы барлык балаларга да истәлек бүләкләре тапшырылды. Иң яхшы эшләр бәйгенең икенче этабына - Казанга җибәреләчәк.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда янгынга каршы темага балалар иҗатына бәйге узды