Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Ворошилов укчысы” ярышы узды

Район ветераннар советы ДОСААФның җирле оешмасы белән берлектә винтовкадан ату буенча традицион ярыш үткәрде. Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу бәйге Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы базасында узды. Спорт залы диварлары Бөек Ватан сугышының данлы сәхифәләре турында сөйләүче стена газеталары, стендлар белән бизәлгән булуы тантаналылык өстәде һәм...

Район ветераннар советы ДОСААФның җирле оешмасы белән берлектә винтовкадан ату буенча традицион ярыш үткәрде. Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу бәйге Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы базасында узды. Спорт залы диварлары Бөек Ватан сугышының данлы сәхифәләре турында сөйләүче стена газеталары, стендлар белән бизәлгән булуы тантаналылык өстәде һәм вакыйганың мөһимлеген аеруча ассызыклады
Унынчы мәртәбә үткәрелүче "Ворошилов укчысы" ярышында 80нән артык ветеран катнашты. Актүбәдән, авыллардан да килделәр. Сарман районыннан да делегация булды. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, катнашучыларны бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен белдерделәр. Истәлеккә бергәләп фотосурәткә төшкәннән соң, ярышлар башланып китте.
Сугыш ветераннары арасында былтыргы җиңүче Шамил абый Усманов иң күп очко җыйды. Мирхәт Маликов, Рәфигулла Лотфуллин абзыйлар икенче-өченче урынга чыкты. Фронт чыныгуы үткән Иван Енин һәм Мингалим Мөстәкыймов абзыйлар да сынатмады. Хезмәт ветераннары арасында бәйге һәрвакыттагыча кискен булды. Иң яхшы нәтиҗәне Миргасим Кәримов күрсәтте. Минсәгыйрь Хәбибуллин икенче, Хәбир Исәнбаев өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Быел оештыручылар бер кызыклы яңалык кертте. Берәүләр, винтовка тотып, мишеньнең үзәгенә, "алма"га тидерергә тырышкан арада, икенчеләр хәрби комиссариат офицеры Раушан Йосыпов янында Калашников автоматын сүтеп җыюда осталыгын сынады. Аларга көллияттә укучы егетләр ярдәм итеп торды. Киләсе елга мондый төр ярыш та өстәлүе ихтимал. Димәк, тагын да кызыклырак булачак.
Бәйрәмнең икенче өлеше Роберт Хөснетдинов җитәкләгән уку йортының ашханәсендә дәвам итте. Чәй өстәле артында ветераннар хискә бирелеп сөйләделәр, җырладылар. Сугышта булганнарның гына түгел, сугыш чоры балаларының да күңеле яралы шул..
"Әтәй" диеп телем ачылмады,
Әтәй кулын тоеп үсмәдем,
Ятимлекләр бигрәк авыр булды,
Ачы булды минем үткәнем.
Мин бит, әтәй, синең төпчек улың,
Синең яшьтән күптән узганмын.
Ходаемнан сиңа җәннәт сорап,
Чал башымны җиргә хәтле иеп,
Әтәй, сиңа дога кыламын, -
дип Салават Хөснетдинов үзе язган шигырен сөйләгәндә моны аеруча нык тойдык. Кәшиф Закиров башкаруында Мөхәммәт Мәһдиевнең "Кеше китә, җыры кала"әсәреннән өзек тә күңелләргә үтеп керде.
...Ә шулай да төп фикер - очрашу шатлыгы иде.
- Без монда ярышу, җиңү өчен генә түгел, бер-беребезне күрү, аралашу өчен киләбез. Мондый очрашу мөмкинлегенә сөенәбез, - диделәр ветераннар. Сарманнан килгән, күпләргә таныш булган Марсель Хәбибуллин да хисләрен яшермәде. "Моннан 30 ел элек Азнакайда эшләгән чорга кайткан кебек булдым. Күпме элекке танышларны күрдем", - дип, чакыру өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде. Хатын-кызлар исеменнән ир-егетләрне бәйрәм белән район ветераннар советы рәисе урынбасары Илүзә Миргасимова котлады.
Әйе, әтиләребез 70 ел элек Бөек Ватан сугышы фронтларында кан коеп яулап алган имин тормышка куанып, күрешеп, аралашып яшәргә язсын!
Нәсимә КАМАЛИЕВА,
район ветераннар советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Ворошилов укчысы” ярышы узды