Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ветераннарны хөрмәтлиләр

Кан басымым югары булу сәбәпле, урамга гел чыкканым юк. Ә бер көнне "Универсал" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Элеонора Алчина килеп керде дә: Рәхилә апа, күтәреп булса да алып чыгабыз, - дип урам бәйрәменә чакырды. И, ул бәйрәмнең күңеллелеге... Сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Тормыш иптәшем Илин Якупов белән...

Кан басымым югары булу сәбәпле, урамга гел чыкканым юк. Ә бер көнне "Универсал" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Элеонора Алчина килеп керде дә:

  • Рәхилә апа, күтәреп булса да алып чыгабыз, - дип урам бәйрәменә чакырды.

И, ул бәйрәмнең күңеллелеге... Сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Тормыш иптәшем Илин Якупов белән бергә гомер итүебезгә 50 ел икәнен дә онытмаганнар бит. Матур теләкләр әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Безнең, Аллага шөкер, бөтен әйберебез дә бар. Бүләгеннән бигрәк, шулай хөрмәт белән искә алулары, игътирам итүләре өчен рәхмәтле калдык. Урамга чыгып йөри алмагач, район тормышы турында бөтен яңалык белән "Маяк" газетасы, Азнакай телевидениесе аша танышабыз.

Шул ук көнне аерылмас дустым, яраткан "Маяк" газетасының юбилее да булды, КПССның Азнакай шәһәр комитеты беренче секретаре Октябрь Салихович истәлегенә турнир узган. Аңа да бик сөендем. Мондый хөрмәткә бик лаеклы, яхшы, кайгыртучан кеше иде ул. Бәйрәмдә аның бертуган апасы Дания Дәүләтшинаны күрү бәхетенә дә ирештем.

Мин мактануны бер дә яратмыйм. Юкса, горурланып сөйләр эшләребез күп. Бабаем гомер буе ПАТПда эшләде. Мин 27 ел буе 27 мең кеше белән ЖКХда бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Икебезгә бергә 86 ел хезмәт стажыбыз бар.

Җаныбыз яралы безнең: бердәнбер кызыбыз: Эльвирабыз бик иртә арабыздан китеп барды. Куллары алтын иде аның. Бәйрәмдә күргәзмәдә аның кул эшләрен: макрамеларын бик яратып карадылар.

Бәйрәмнән соң бераз авырып ятсак та, үкенмибез. Бик матур хатирә булып калды ул күңелдә. Бабаемның да шатлыктан күзләре яшьләнде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның халыкка, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә карата шул кадәр игътибарлы, кайгыртучан булганлыгын беләбез. Бәйрәмдә аны кочаклап, аркасыннан сөйдем, әмма бер сүз дә әйтә алмадым, күзләремә яшь тыгылган иде.

Рәхилә Якупова, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ветераннарны хөрмәтлиләр