Районыбызда территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешу - халык белән җитәкчелек арасында элемтәне ныгытуда зур уңайлыклар тудырды. Мондый үзидарәләр нәкъ менә халык гозерләрен җитәкчелеккә, депутатларга, иганәчеләргә... җиткереп, фикерләшеп уңай хәл итә килә. Шәхси тормышта, торак-коммуналь хуҗалыгы, башка өлкәдә туган проблема булсынмы, иң беренче чиратта кешеләр безгә мөрәҗәгать итә. Соңгы вакытта гына безнең...
Районыбызда территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешу - халык белән җитәкчелек арасында элемтәне ныгытуда зур уңайлыклар тудырды. Мондый үзидарәләр нәкъ менә халык гозерләрен җитәкчелеккә, депутатларга, иганәчеләргә... җиткереп, фикерләшеп уңай хәл итә килә. Шәхси тормышта, торак-коммуналь хуҗалыгы, башка өлкәдә туган проблема булсынмы, иң беренче чиратта кешеләр безгә мөрәҗәгать итә. Соңгы вакытта гына безнең ТИҮ чикләрендә тротуарларны, мәйданчыкларны, юлларны тигезләү һәм ремонтлау, яшәгән җиребезне төзекләндерү һәм уңайлы итү буенча зур эшләр башкарылды. Биредә, әлбәттә, җитәкчеләребезнең олы ярдәмен тойдык.
Кемнең генә чиста, матур, төзек җирдә яшисе килмәсен соң. Шуңа да яшәгән җиребезне матурлау, чистарту максатында экологик өмәләрдә халык бик теләп катнаша. Бераз оештыру гына кирәк. Бәйрәмнәребезне бергәләп күңелле итеп уздырабыз. Бүләкләр өләшкәндә халыкның ярдәмгә мохтаҗ катламын игътибар үзәгендә тотабыз. Физик кимчелекләре булганнарны күчтәнәч, бүләкләр белән сөендерүдә дә, өлкән яшьтәгеләрнең гозерләрен үтәүдә дә иң беренчеләрдән булып иганәчеләребез ярдәм кулы суза. "Игелек җирдә ятмас", - дигән бит безнең бабаларыбыз. Игелек игелек булып үзеңә үк киредән әйләнеп кайта ул. Кайгы килсә - кайгыбыз, сөенеч булса, сөенечебез дә уртак безнең. Әнә шулай зур бер гаилә булып, матур итеп яшибез.
Анатолий РУСАЛДИНОВ, 6нчы ТИҮ рәисе
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев