Азнакайда терлекчелек буенча семинар узды
Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы затлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде. Анда сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану...
Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы затлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде. Анда сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр бара. Шундый эшлекле семинар узган шимбәдә "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ хуҗалыгында булды. Хуҗалыкта соңгы вакытта уңай үзгәрешләр күзәтелә. Терлекчелек биналарына ныклы ремонт ясалган, җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Малкайларга булган җылы караш һәркайда чагылыш таба, терлек азыгы рационы бай. Акбур, тоз, күмер кебек минераль кушылмалар һәрчак малларның алдында тора.
Нәсимә Фазлыева,
фото сайттанhttp://aznakayevo.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев