Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда социаль-икътисадый үсеш стратегияләре буенча эксперт сессиясе бара

Бүген Мәдәни үзәктә Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе бара. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле максатлар системасы формалаштырыла. Сессия эшендә Татарстан республикасы Президенты аппараты, икътисад, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, Казан (Идел буе) федераль университетыннан...

Бүген Мәдәни үзәктә Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе бара. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле максатлар системасы формалаштырыла. Сессия эшендә Татарстан республикасы Президенты аппараты, икътисад, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, Казан (Идел буе) федераль университетыннан вәкилләр, югарыда күрсәтелгән районнардан җаваплы белгечләр катнаша. Сессия барышында үзара тәҗрибә уртаклашу, киңәшләшү шартларында районнарның социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләгәндә өстенлекле юнәлешләр ачыклана, максат куела. " Эксперт сессиясендә берничә районның бергәләп эшләве муниципальара килешүләр билгеләүдә зур әһәмияткә ия", -диләр оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда социальикътисадый үсеш стратегияләре буенча эксперт сессиясе бара