Азнакайда социаль-икътисадый үсеш стратегияләре буенча эксперт сессиясе бара
Бүген Мәдәни үзәктә Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе бара. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле максатлар системасы формалаштырыла. Сессия эшендә Татарстан республикасы Президенты аппараты, икътисад, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, Казан (Идел буе) федераль университетыннан...