Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәхнәләштерелгән әсәрләр конкурсы узды

Район мәктәпләренең театр төркемнәре төрле әдәби эпохаларны караган әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр. Тамашачылар борынгы философ Сенекны да, Көмеш һәм Алтын гасыр әдипләрен дә "күрделәр", аларның иҗаты белән таныштылар. Аеруча тымытыклыларның чыгышы нык тәэсир итте. Алар Лев Толстойның "Балачак көче" әсәрен сәхнәләштереп, образларны оста чагылдырдылар һәм беренче урынны яуладылар. - Бу чара...

Район мәктәпләренең театр төркемнәре төрле әдәби эпохаларны караган әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр. Тамашачылар борынгы философ Сенекны да, Көмеш һәм Алтын гасыр әдипләрен дә "күрделәр", аларның иҗаты белән таныштылар. Аеруча тымытыклыларның чыгышы нык тәэсир итте. Алар Лев Толстойның "Балачак көче" әсәрен сәхнәләштереп, образларны оста чагылдырдылар һәм беренче урынны яуладылар.

- Бу чара әдипләрне һәм аларның әсрләрен укучыларның күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерергә мөмкинлек бирә. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлектә дә файдасы зур, без программа белән генә чикләнмибез, өстәмә әдәбият та укытабыз. Быел рус теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыларыбыз 6 призлы урын алды, - ди Тымытык мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәсәнова.

Сәпәйлеләр Вячеслав Контратьевның "Сашка" әсәре белән икенче урынга, Актүбә 3 нче мәктәбе Дмитрий Глуховскийның "Метро 2033" әсәре белән өченче урынга чыкты.

4 нче лицей укучылары исә бал биюләре белән бәйгегә тагын да ямь өстәде.

- Китаплар укырга яратам, бигрәк тә татар әдипләрен. Әдәбиятка мәхәббәтем мине "Тылсым" студиясенә алып килде. Әдәби әсәрләр дөньяны танып белергә өйрәтә, сүз байлыгын арттыра, фикерләүне киңәйтә, - ди 4 нче лицейның 10 нчы сыныф укучысы Зилә Зарипова.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәхнәләштерелгән әсәрләр конкурсы узды