Һава торышының тотрыксызлыгы ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматларында да чагыла.
Көннең бер җылытып, бер суытып алуы, магнит кырының тотрыксызлыгы йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәйтә.
Октябрь башыннан алып 987 чакыру теркәлгән.
Аларның 12 очрагы инсульт, 3се инфарктлар белән бәйле.
33 тапкырында төрле травма алучылар янына барылган. Аракы белән агуланган 9 кеше приютка китерелгән....
Һава торышының тотрыксызлыгы ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматларында да чагыла.
Көннең бер җылытып, бер суытып алуы, магнит кырының тотрыксызлыгы йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәйтә.
Октябрь башыннан алып 987 чакыру теркәлгән.
Аларның 12 очрагы инсульт, 3се инфарктлар белән бәйле.
33 тапкырында төрле травма алучылар янына барылган. Аракы белән агуланган 9 кеше приютка китерелгән.
Салкын тиеп авырган 88 кеше шулай ук ашыгыч ярдәм чакырган. 3 очрак юл хәрәкәте вакыйгалары белән бәйле.
Бер янгын очрагында чакыру алынып, шөкер, анда зыян күрүче булмаган.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев